Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июнь 2019, 11:43

Гәршүк кирәк

Гөнаһ шомлыгына, теге ак әтәч монда да Хәләфнең каршысына килеп басты.

Хәлфәткә әле нибары алты гына яшь чамасы щул. Укырга керергә иртәрәк булганга, быел да мәктәпкә бара алмый кала инде. Киләсе елга керүен керер, тик аңа кадәр бит әле, елдан артык көтәсе бар. Их! Тизрәк әнә күрше малае Фәрит кебек укырга йөрергә иде, дип еш кына хыялланды Хәлфәт. Фәрит аннан ике яшькә өлкәнрәк шул.
Нигә соң мәктәпкә баруны яшькә карап билгеләделәр икән? Кемнең барасы килә, барсын. Шулай куйсыннар иде аны. Әле нәрсә инде, әти-әнисенә өйдә булышып, төрле йомышка йөреп үтә вакыт...
Беркөнне шулай әнисе аны аргы урамдагы Мәрүсә түтәйгә чүлмәк алырга җибәрде. Әлеге марҗа апалар күптән түгел генә аларның авылына күченеп килгәннәр иде. Күрәсең, табак-савытлары җитәрлек булмагандыр, Хәлфәтнең әнисеннән чүлмәк алып торган булган икән. Бераз вакыт үтүгә чүлмәк кирәк булганга, аңа әлеге йомыш кушылды да инде.
Хәлфәт барганчы ничек сорарга икән дип баш ватты. Тик тиешле сүзләрне генә таба алмады. Соң әле мәктәптә укымагач, урысча сөйләшә белми бит. Менә мәктәптә укып йөрсә, марҗа ападан чүлмәкне урысча сорап алып кайту аның өчен чүп кенә булыр иде. Әнисе чүлмәкне ничек итеп сорарга кирәклеген әйтеп җибәрде җибәрүен. “Тётя Маруся, дайте, пожалуйста, горшок!" диде.
Хәлфәт Мәрүсә түтәйләргә барганда онытмас өчен, юл буена: "Дайте горшок!.. Дайте горшок!.." - дип кабатлап кына барды. Малайның алдына кичә аны куып йөрткән ак әтәч килеп чыкканда Мәрүсә түтәйләргә барып җитәргә әз генә калган иде. Тик әтәч Хәлфәттән ерак түгел алдына килеп басты да: "Әһә, эләктеңме? Кичә качып котылган идең!" - дигәндәй сугышчан кыяфәт белән аңа табан якынлаша башлады. Хәлфәт аны читләтеп йөгереп үтеп китте дә, Мәрүсә түтәйләргә ялт итеп килеп керде. Әтәчтән качып котылудан дулкынлануы аркасында Мәрүсә түтәйдән чүлмәкне ничек сорарга икәнен онытты да куйды.
— Мәрүсә түтәй,.. Мәрүсә түтәй... - дип сорарга тырышып караса да, аннан соң ничек дәвам итеп сорарга икәнлеген һич кенә дә исенә төшерә алмады. Мәрүсә түтәсе:
— Что же ты хотел, сынок? — дип бик сорашып караса да, исенә төшерә алмагач, чыкты да йөгерде. Кайтып әнисенә әтәч турында сөйләми генә:
— Әнкәй, мин барып җиткәнче чүлмәкне ничек сорарга кирәклеген оныттым, — диде.
Әнисе тагын аны өйрәтеп җибәрде. Хәлфәт бу юлы теге әтәчкә очрамаска була, Мәрүсә түтәйләргә бөтенләй икенче урамнан китте. Теге вакыттагыча, ничек сорарга кирәклеген тагын кабатлап барды: "Дайте горшок!.. Дайте горшок!.."
Гөнаһ шомлыгына теге ак әтәч монда да Хәләфнең каршысына килеп басты. Тик малай әтәчтән чукытып тора торганнардан түгел шул. Икенчегә качып котылу бәхетеннәнме, озак кабатлап килү нәтиҗәсеннәнме Мәрүсә түтәй янына барып та керде: “Гәршүк кирәк!" – дип кычкырып та җибәрде ул.
Читайте нас: