Быел апрель аенда Башкортстанда Татарстан көннәре үтте. Мондый зур чара соңгы тапкыр 1988 елда, ягъни 31 ел элек уздырылып, анысы да мәдәни күперләрне ныгытуга гына багышланган иде. Быел узган чара исә ике республика арасында мәдәни һәм икътисади багланышларны тагын да ныгытып җибәрер, ди белгечләр.
Бүген ике республика арасында сәүдә һәм инвестиция элемтәләрен үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Үзара товар әйләнеше күләме артуына ике республикадагы гаять зур технологик, ресурс һәм кадрлар мөмкинлекләре ярдәм итә. Татарстан белән Башкортстанның нефть-газ химиясе тармагында, транспорт, машина төзелеше, энергетика һәм энергия саклау, төзелеш, агросәнәгать комплексында, эшкуарлыкка ярдәмдә, мәгариф һәм фәндә хезмәттәшлекне үстерүгә булган мөмкинлекләр эшкә кушыла.
Бәйрәм чараларында катнашу өчен Татарстаннан Башкортстанга 500гә якын делегат килгән иде. Инде киләсе елга Татарстанда Башкортстан көннәре узачак. Аңа кадәр бер ел вакыт бар. Узган очрашудагы килешүләр буенча эшләр башланамы? Алар арасында гади кешеләрне аеруча кызыксындырганнары бармы? “Башланды!” – диде “Өмет” өчен әңгәмәдә Татарстанның Башкортстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Ранэль Зиннәтуллин.
– Ике республика арасында мәдәни чаралар гына түгел, хәзер ике хөкүмәт, дәүләт властьлары һәм эшкуарлык элемтәгә керде. Тәҗрибә уртаклашу башланды. Башкортстанда узган Татарстан көннәре бик нәтиҗәле булды. Бик мөһим документлар, беренчегә кул куелганнары да бар, имзаланды. Арытаба эшчәнлек буенча Килешүләргә кул куелды. План төзелде. Эшкуарлар үз тәкъдимнәрен кертте. Бу эш барышында бөтен юнәлешләр дә исәпкә алынды. Якын арада берничә чара уздыру күзаллана. Шуның берсе эшкуарлар форумы булыр. Татарстаннан махсус төркем килә, форум концепциясен уртак эшлибез.
Әлеге вакытта Казанда инновацион проектлар эшләнештә. Эшкуарлар хәрби сәнәгать комплексын үстерүдә дә катнашачак.
Милли проектларны тормышка ашыру буенча форум уздырып, бөтен илләрдән дә кунаклар җыярга телибез. Иң уңышлы 100 проектны сайлап алып, туризм, мәдәният буенча эшләргә тотынабыз.
Авыл хуҗалыгын үстерү буенча конференция уздырачакбыз. Эшкуарларны җыеп, авыл хуҗалыгы максималь нәтиҗәләргә ирешерлек юлларны уртага салып сөйләшү күз уңында тотыла. Боларны да ике республика берлектә эшләячәкбез.
Быел 9 майда Баулыда реабилитация үзәге ачылды. Башкортстанда да шундый ук үзәк ачарга планлаштырылды.
Анда фәкать заманча технологияләр кулланылачак. Мондый үзәкләрне төзү ике күрше республикада башлана һәм ул бөтен илебезгә таралачак. Тренажерларны үзебездә җитештерү мөмкинлеге бар, ике республика шул юнәлештә дә сәүдә итә башлый ала. "Гермес" – күп профильле медицина компаниясенә караган ике заводта моның өчен тиешле чимал да, мөмкинлекләр дә бар. Барын да үзебездә җитештереп була. Чит илдән сатып алуга караганда күпкә очсызракка да төшә. Импортны алыштыру республика проекты кысаларында Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бу мәсьәлә килешенде.
Шул ук вакытта Чаллыда робот кәнәфиләр җитештерү буенча кызыклы проект планлаштырыла. Ул кәнәфи кешегә инсульттан соң кабат тулы тормышка кайтырга ярдәм итәчәк. Белгечләр аңлатуынча, бу кәнәфиләрдәге датчиклар инсульт нәтиҗәсендә баш миенең зыян күргән өлешенең функцияләрен икенче өлешкә йөкләтә һәм кеше тулысынча савыга.
Рөстәм Нургалиевич аны Татарстанда ике дәваханәдә куярга кушкан иде, инде куйдылар. Алар Казанда берничә үзәктә куела, бу менә шундый өр-яңа хәбәр. Шулай ук Башкортстанда да бу гамәлгә кертеләчәк.
Аның ДЦП белән авырган балаларга да бик нәтиҗәле ярдәме ачыкланган. Балаларны дәвалау өчен пландагы 15 сеанс та кирәкмәгән, 5 сеанста ук көткән нәтиҗәгә ирешкәннәр. Бу программа ел ахырына тулы куәткә эшли башлар дип көтелә.
Баш миенә операцияләр ясарлык техника җитештерүче фирмаларыбыз бар. Ул проект та расланган. Ил җитәкчесе В.Путин әйткән
хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешү мөмкинлекләре үзебездә бар. Бу проектны да БР га кертергә дибез.
Кешеләр дә үз сәламәтлеге турында уйларга тиеш. Бер сәламәт кеше казнага күпме файда китерә. Безнең кешеләр дә сәламәт булып, яраткан эшләрендә сөенеп эшләп йөрерлек булсын.
Тагын якын арада эшкә кушыласы проектның берсе ул – ике республика чикләрендә урнаштырыласы күпләп тарату үзәкләре (ОРЦ) төзү. Бездә фермерлар үстерә, җитештерә, ә сату, эшкәртү мөмкинлекләре чикле булды. Сатып алучылар очсызга алалар, арытаба эш итәргә аларның да мөмкинлекләре чикле.
Ә менә төзеләчәк үзәктә капларга салу, эшкәртү, тарату эше алып барылачак. Зәй районында бу үзәк инде эшли.
Товарны оста итеп сатучылар, аналитиклар төркемнәре төзеләчәк. Аналитиклар фермерларга базарда кайсы культурага зур сорау булачак, кайсын үстерергә кирәклеген дөнья трендларына карап киңәш итәчәк. Корылыкка, дымга чыдам культуралар үстерү технологияләрен кертеп фермер хуҗалыкларын үстерәчәкбез.
Ике республика арасында шундый килешүләргә, унлаган проектка кул куелды. Иң мөһиме: бу эшләрнең тиз үк гамәлгә кертелүе түгел, ә аларның сыйфатлы эшләнеше алга куела. Киләсе елда Татарстанда Башкортстан көннәре уздырылачак. Аңа әзерлек инде бара. Ике көчле төбәк буларак, без хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, экспортны, кече бизнесны, туризмны үстерү, милли проектларны тормышка ашыру, кешеләрне сәламәт һәм бәхетле итеп күрүне максат итеп куябыз.