Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июнь 2019, 17:06

Көчле җил, яшенле яңгыр көтелә

Башкортстан территориясендә көчле җил, яшенле яңгыр фаразлана.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан территориясендә көчле җил, яшенле яңгыр булырга ихтимал дип кисәтә.
Синоптиклар фаразлавынча, бүген кичке 20.00 сәгатьтән 30 июньнең кичке 20.00 сәгатенә кадәр республика буенча үзгәрүчән һава торышы, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көнбатыш районнарда яшенле яңгырлар көтелә.
Җилнең тизлеге кайсыбер районнарда секундына 18-23 метрга җитәчәк.
Һава температурасы төнен +16, +21 градус булса, көндез +28, +33 градус җылы булачак.
Юлларның кайсыбер участокларында томан фаразлана. Шуңа игътибарлы булу кирәк.
Читайте нас: