Транспорт буенча дәүләт комитеты һәм Илеш, Бакалы, Шаран районнары хакимиятләре урындагы юлларны ремонтлауга субсидия бүлү турындагы килешүгә кул куйды.
Ведомство мәгълүматына караганда, агымдагы җәйдә Бакалы районының Әхмәр, Бугабаш, Яңа Шуган, Пальчиково авылларына килгән юлларны;
Шаран районындагы Түбән Ташлы-Туймазы, Каразыбаш-Сакты юлларына , шулай ук район үзгендәге Большая Больничная урамына;
Илеш районында Исәмәт-Төкәй-Тамак, Сүлте-Аташ юлларына, шулай ук Дөмәй авылында Яшьләр һәм Беренче май урамнарына, район үзәге Югары Яркәйдә Октябрьнең 50 еллык һәм Ходайбирдин урамнарына асфальт түшәләчәк.