Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2019, 20:21

Якташлар белән элемтәдә булыйк

Чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән элемтәне ныгыту мөһим.

V Бөтендөнья башкортлары корылтае эшендә чит илдән килгән кунаклар да катнаша.
Дәрәҗәле кунакларның берсе - Нуриман районында туып-үскән якташыбыз Азамат Колмөхәммәтов. Ул Русия Чит ил эшләре министрлыгының аерым бурычлар буенча илчесе.
"Без үз эшчәнлегебездә Русия мәнфәгатьләрен алга сөреп кенә калмыйбыз, Башкортстанга да ярдәм итү чараларын күрергә тырышабыз. Партнерларыбызны республиканың тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштырырга, ватандашлар белән элемтә тотарга, Башкортстан якташлар оешмалары булган илләрдә аларның вәкилләре белән хезмәттәшлеккә җәлеп итәргә тырышабыз", – диде Азамат Колмөхәммәтов..
Аның әйтүенчә, чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән элемтәне ныгыту мөһим.
Читайте нас: