Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2019, 14:21

Уфада V Бөтендөнья башкортлар корылтае үзенең эшен башлады

Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган башкортлар Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында V Бөтендөнья башкортлар корылтаенда эш башлады.

Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган башкортлар Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында V Бөтендөнья башкортлар корылтаенда эш башлады. Әлеге милли форум 1995 елдан башлап башкорт халкын берләштерү, аның этномәдәни үсешен тәэмин итү, милли үзенчәлеген саклау максатыннан оештырыла. Чараны Башкортстан хөкүмәте ярдәмендә “Бөтендөнья башкортлар корылтае” халыкара иҗтимагый оешмалар берлеге үткәрә.
V Корылтайда 600дән артык делегат катнаша, шуларның яртысы республикада яши, 157се Русиянең төрле төбәкләреннән килгән. Башкорт халкының 50 вәкиле тарихи ватанына чит илләрдән -АКШ, Швейцария, Голландия, Монако, Израиль, Латвиядән кайткан.
Съездда төп мәсьәлә –башкорт халкының 2050 елга торышын күзаллаган үсеш стратегиясе концепциясен раслау, шулай ук аңа ирешү юллары.
Моннан тыш, төп тормыш сфераларында башкорт халкының әлеге хәлен бәһалау һәм конкрет программалар һәм проектларны тормышка ашыру тәкъдимнәрен төзү планлаштырыла. Сигез секция эшли. Темалары: мәгариф һәм кадрлар; башкорт теле; тарих һәм үзенчәлек; демография һәм сәламәтлек; медиа һәм СМИ; мәдәният һәм сәнгать; бизнес һәм кооперация; төбәкләрдәге башкортлар.
Корылтай эшчәнлегендә Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров та катнаша. Кунак буларак РФ Президенты хакимияте җитәкчесенең милләтара һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрне көйләү буенча урынбасары Магомедсалам Магомедов, милләтләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, РФ Федерация Советы әгъзалары Лилия Гомәрова һәм Ирек Ялалов катнаша.
Читайте нас: