Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2019, 19:22

Башкалада Шәйморатов генералга һәйкәл куелачак

Уфаның Совет мәйданында легендар генерал Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл куелачак.

Уфаның Совет мәйданында легендар генерал Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл куелачак. Бу хакта V Бөтендөнья башкортлары корылтаенда республика җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте.
"Без 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Донбасс янындагы сугышларда һәлак булган Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулуны лаеклы билгеләргә тиеш. 1942 елның 25 мартында нәкъ Совет мәйданыннан Башкорт кавалерия дивизиясен сугышка озаталар. Дивизия командиры Миңнегали Шәйморатов республика җитәкчелегенә яугирләрнең фронтка китәргә әзер булулары турында рапорт бирә, — диде Радий Хәбиров.
Совет мәйданында парк ясалачак, ә машиналар кую урыны җир астында эшләнәчәк. “Бу урын бөтен халыкныкы булырга тиеш”, — диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: