“Моңа кадәр без сөт урынына бик еш аңа бер кысылышы да булмаган сыекча эчтек. Ул ясалма сыекчаларда сөтне пальма мае, төрле буяулар белән алыштыралар. Һәм, әлбәттә, суррогат очсызрак тора, ә чын сөт җитештерүчеләр конкуренция аша үтәлми. Барыгыздан да 1 июльдән яңа таләпләрне үтәмәгән кибетләр хакында хәбәр итүегезне сорыйм. Мондый күренешкә безнең җавап тиз һәм каты булачак. Без кешеләрне суррогаттан араларга һәм үзебезнең аграрийларны гаделсез конкуренциядән якларга тиешбез, – дип язды Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә.
2019 елның 1 июленнән сөт һәм сөт ризыклары сөт маеның алыштыргычлары кулланылган продуктлардан аерым урнаштырылырга тиеш һәм анда сөт маеның юклыгы язылырга тиеш. Роспотребнадзор Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә кибет киштәләрендә сөт һәм сөтле продукцияне урнаштыру буенча методик киңәшләр әзерләде.