Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2019, 12:16

Көннәр бозыла

Алдагы көннәрдә республикада һава торышының начараюы фаразлана.

Башкортстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Башгидромет мәгълүматларына нигезләнеп, алдагы көннәрдә республикада һава торышының начараюын фаразлый.

25 июньдә аязлы-болытлы һава торышы көтелә.

Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, аерым районнарда күк күкрәп, яшенле яңгыр, көндез боз явуы ихтимал.

Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан, секундына 5-10 метр тизлектә исә. Күк күкрәгәндә секундына 15-20 метрга җитүе бар.

Көндез – 20-25 градус, көньяк районнарда 30 градус эсселек көтелә.

26 июньдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар ява. Күк күкрәп, боз явуы ихтимал. Җил төньяктан. Һава температурасы төнлә – 7-12 градус, көндез – 17-22, Урал аръягында 27 градуска кадәр эсселек көтелә.

27 июньдә, алдагы көндәгечә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, күк күкрәү көтелә. Көндез кыска вакытлы яңгыр, боз явуы көтелә.

Җил төньяктан, көчле түгел. Көндез көчәеп китүе ихтимал. Һава температурасы төнлә – 7-12 градус, көндез –17-22.
Читайте нас: