“Россия 1” телеканалының “Мәскәү. Кремль. Путин” тапшыруында Путинның пресс-секретаре Дмитрий Песков әйтүенчә, Путинга записканы биргән хатын табылмаган. Монардан тыш, ил башлыгы шәхсән мөрәҗәгать итүчеләргә бер вакытта да битараф калый, халык белән ачыктан-ачык сөйләшү, ихластан җавап бирү, проблеманы хәл итү максатына ирешә торган кеше, дип белдерде. Исегезгә төшерәбез,“Туры элемтә”дән соң мондый хәбәр язылып чыккан иде: “Эш сәфәрләренең берсендә төнлә машинасына таба атлаганда Путинның каршысына өлкән яшьтәге бер апа килә. Якын ук килә һәм президент алдында тезләнә, аңа кәгазь кисәге суза. Президент мотлак рәвештә аның үтенечен караячагын вәгъдә итә. Әмма вәгъдәсен үти алмый.