Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2019, 10:59

Кешеләр миңа ачуланмасыннар, диде Путин

"Туры элемтә" барышында Русия Президенты Владимир Путин безгә яшәве җиңел түгеллеген белдерде.

Русия президенты Владимир Путин соңгы берничә елда халыкның реаль кереме кимүен, әмма хәзер яңадан үсә башлавын да билгеләде.
"Эш хакларына килгәндә — үсеш бар. 2017 елда икътисадтагы уртача эш хакы 33 мең 200 сум иде. Быел 44 мең диярлек. Соңгы айларда — 45 мең сум. Мондый хезмәт хакы юк дип, миңа кешеләр ачуланмасыннар. Мин уртача саннар турында сөйлим", — диде Владимир Путин.
Президент яшәү минимумыннан да түбәнрәк хезмәт хакы түләүне тикшерүләр үткәрү өчен сәбәп дип атады. Ул шулай ук русиялеләрне барыннан бигрәк керем дәрәҗәсе, сәламәтлек саклау һәм чүп-чар проблемалары борчуын билгеләде.
Моннан тыш, Владимир Путин милли проектларның ахыр максатын атады — ул икътисадны яңа рельсларга кую, кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү.
Читайте нас: