Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2019, 20:45

Русиягә – вакытлыча эшкә

Үзбәкстан гражданнарын Русиягә вакытлыча эшкә җәлеп итмәкчеләр.

РФ Президентының гражданнарның конституцион хокукларын тәэмин итү буенча идарәсе начальнигы Максим Травников җитәкчелегендә 2019-2025 елларга дәүләт миграция сәясәтен гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә чит ил гражданнарын Русиядә хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итүгә кагылышлы закон проектларын камилләштерү турында сүз барды. Русия Хөкүмәте белән Үзбәкстан Республикасы Хөкүмәте арасында Үзбәкстан гражданнарын Русиягә вакытлыча эшкә җәлеп итү турында килешү бара.
Читайте нас: