Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июнь 2019, 12:33

Һәйкәлләрдә хәтер яши

Кырмыскалы районының Сарт-Нәүрүз авылы халкы да сугышта һәлак булган авылдашлары исемен мәңгеләштерү максатыннан “Дан обелискы” булдыру идеясен күтәреп чыккан.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 7 дистә елдан артык ел вакыт үтеп бара. Дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбызның саны елдан -ел кими, алар белән бергә сугыш хатирәләре дә саега. Бүген инде канкойгыч еллар турында Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора.
Бу уңайдан тарихи вакыйгаларны мәңгеләштерүче һәйкәл, обелиск, стеласы булган авылларны бәхетле дияргә мөмкин. Димәк, аларда хәтер яши. Шул обелиск яныннан узганда өлкән буын кешеләре сугышка бәйле хатирәләрне яңарта, югалткан якыннарын юксынып искә ала... Яшь буын исә тыныч тормыш өчен шушы авылдан күпме кешенең сугышка киткәнлеген, күпмеләренең яу яланында ятып калганлыгын, хәбәрсез югалганлыгын барлый.
Әйе, хәтер яшәгәндә батырлар онытылмый. Кырмыскалы районының Сарт-Нәүрүз авылы халкы да сугышта һәлак булган авылдашлары исемен мәңгеләштерү максатыннан “Дан обелискы” булдыру идеясен күтәреп чыккан. Фамилияләрне җыю, барлау, тикшерү, обелискның проектын төзү, урынын әзерләү эшләре авыл халкы һәм шушы авылда туып-үскәннәр көче белән башкарылган. Обелиск булдыру – шактый чыгымнар таләп итә торган хезмәт. “Гранит ташлары гына 400 мең сум тора”, – ди Кырмыскалы районының ветераннар советы рәисе Мөхәммәтҗанов Абдулхай Лотфулла улы. Ташларны язуга акча район бюджетыннан бирелгән, калган чыгымнарны авылдашлар үз өстенә алган. “Халык нык актив катнашты”, – ди Абдулхай Лотфулла улы.
Күмәк күтәрелгән – яу кайтарган: бүген авыл уратысында уртак көч белән булдырылган обелиск әллә кайдан күренеп утыра. Аны узган ел Җиңү көнендә ачканнар. Обелиск 1757 елда Пруссия белән сугышта, 1812 елгы Ватан сугышында, 1904-1905 еллардагы рус-япон сугышында, 1914 елда беренче бөтендөнья сугышында, гражданнар сугышында, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, һәлак булганнар һәм хәбәрсез югалганнарның хәтерен саклый. 1930-1953 еллардагы сәяси репрессия корбаннарының исем-шәрифләре дә мәңгеләштерелгән.
Обелиск янында гына авыл мәчете тора. “Бу истәлекле ташны эшләүдә мәчетнең имамы зур көч салды”, – ди Абдулхай Мөхәммәтҗанов. Әйткәндәй, ул үзе дә район буенча авылларда һәйкәл-обелисклар ачуга зур көч салган кеше. Районның тарихын аңардан да яхшы белүче юктыр, диләр аның турында. “Бүген Кырмыскалы буенча 48 һәйкәл бар, – ди ул. – Берсеннән күреп, икенче авыл халкы да авылдашларының исемен мәңгеләштерү идеясе белән яна башлый. Иң мөһиме – һәйкәлләр караулы, кадер-хөрмәттә булсын”.
Сарт-Нәүрүздәге обелиск Прибельский авыл биләмәсе балансында тора. Күбесенчә аны мәктәп укучылары карый, тирә-ягын чистарта, ди Абдулхай Лотфулла улы.
Читайте нас: