Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июнь 2019, 11:09

Путин нәрсә өчен оялган?

Бу сорауны ил башлыгына кичә туры линия вакытында бирделәр.

Бу сорауны ил башлыгына кичә туры линия вакытында бирделәр. "Сезгә берәр нәрсә өчен оят булганы бармы?" - сорау шулайрак яңгырады.
Владимир Путин 2000 еллардагы бер вакыйганы бәян итте.
Илдәге хәлләр ул вакытта гаять катлаулы була һәм аңа Русия төбәкләре буйлап күп йөрергә туры килә.
Шундый эш сәфәрләренең берсендә төнлә машинасына таба атлаганда Путинның каршысына өлкән яшьтәге бер апа килә. Якын ук килә һәм президент алдында тезләнә, аңа кәгазь кисәге суза. Президент мотлак рәвештә аның үтенечен караячагын вәгъдә итә. Әмма вәгъдәсен үти алмый.
"Алдым. Ярдәмчеләргә бирдем. Ә алар югалткан. Ничәмә еллар үтте. Ә шушы вакыйга һаман күз алдымда", - дип сөйләде Путин.
Ул аңа әле дә оят булуын, шуңа да барлык мөрәҗәгатьләрне "тулысынча" хәл итәргә тырышуын әйтте.
Читайте нас: