Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2019, 17:45

Ял көннәрендә нинди һава торышы көтелә?

Җәйнең җылы көннәрен зарыгып көтә торгач, ниһаять, ул килде шикелле. Ләкин әлегәчә июнь кояшы безне артык иркәләмәгәч, моңа бик ышанасы да килми.

Җәйнең җылы көннәрен зарыгып көтә торгач, ниһаять, ул килде, шикелле. Ләкин әлегәчә июнь кояшы безне артык иркәләмәгәч, моңа бик ышанасы да килми. Алдагы ялларда җылылык сакланырмы яисә яңгырлар башланырмы? Фаразларга күз салыйк.
Бу атна азагында 32 градуска кадәр җылылык көтелә. Башгидромет хәбәр итүенчә, безнең республика тарафларына көнбатыштан җылы һава килә. Нәтиҗәдә, һава температурасы 2° югарырак булуы көтелә.
21-22 июнь көннәрендә 28 градус җылылык фаразлана, урыны-урыны белән яңгырлар явуы ихтимал.
22 июнь – якшәмбе көнне – җылы, явым-төшемсез, аяз.
23 июнь – якшәмбедә 32 градус җылылык көтелә.
Шулай итеп, чын җәйгә аяк бастык, шикелле. Коену кәчтүмнәрегезне әзерләсәгез дә була, дуслар!
Читайте нас: