Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2019, 11:11

Путинга зарланган Асбест халкы фатирлы булачак

Русия президенты Владимир Путинга авария хәлендәге йортларга урындагы түрәләрне күчерүне сорап мөрәҗәгать иткән Асбест шәһәре гражданнарына 2019 елның азагына кадәр яңа фатирлар бирәчәкләр.

Русия президенты Владимир Путинга авария хәлендәге йортларга урындагы түрәләрне күчерүне сорап мөрәҗәгать иткән Асбест шәһәре гражданнарына 2019 елның азагына кадәр яңа фатирлар бирәчәкләр.
Берникадәр вакыт элек Асбестның 8 Март урамында яшәүчеләр Владимир Путинга видео-мөрәҗәгать яздырган иделәр. Алар анда 2010 елдан бирле авария хәлендә дип табылган агач йортларда яшәүләре, ә урындагы властьның гаиләләрне яңа торакка күчерү срокларын гел күчереп килүе турында сөйләделәр. Асбестлылар әйтүенчә, йорт түбәләре су үткәргән, тәрәзәләр ачылмаган, стеналар 40 сантиметрга кыйшайган. Түбә җимерелеп төшмәсен өчен терәүләр куелган булган. Кайсыбер фатирларда ни җылы, ни салкын су булмаган.
Читайте нас: