Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2019, 15:00

Корылтай делегатлары кымыз белән сыйланачак

Шулай дип белдерде Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе Данир Гайнуллин.

Шулай дип белдерде Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе Данир Гайнуллин.
Корылтайда катнашырга килгән делегатларны урнаштыру һәм тукландыруга бәйле мәсьәләләр белән, корылтай рәисе түгел, ә Оештыру комитеты шөгыльләнә. Съезд делегатларын тукландыруга заказ Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты аша бирелә. Комитетта аңлатуларынча, “тантаналы кичке аш”ка заказ биргәндә анда шәрабны да кертү күзалланган булган. Данир Гайнуллин үтенече буенча бу пункт менюдан алынган. Чөнки Бөтендөнья башкортлары корылтае сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, җыеннарны да кымыз белән үткәрә. Съезд программасында да кофе-брейк урынына кымыз-брейк булачак.
Читайте нас: