Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июнь 2019, 18:28

Ниһаять, Уфаны мактарга сәбәп табылды

Мәскәү блогеры Илья Варламов Уфаны яңа законы өчен мактаган.

Мәскәү блогеры Илья Варламов Уфаны яңа законы өчен мактаган.
Тарихи архитектураны саклаучы, шул сәбәпле, Башкортстан җитәкчелеген туктаусыз тиргәүче блогер газоннарга машина куюны тыючы законны хуплаган.
Илья Варламов моңарчы да мэрияне элекке төзелеш үрнәкләрен сакламауда гәепләп тиргәп тора иде.
“Күңел тантана итә. Ниһаять, Уфаны мактарга сәбәп табылды.
Башка шәһәрләр аннан үрнәк алсын иде. Штрафлардан кергән акчалар паркларны төзекләндерүгә тотылса, Уфа алга таба зур адым ясаячак”, - дип яза егет Telegramда үз битендә.
Читайте нас: