Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июнь 2019, 19:00

Алсу Фазлыеваларның бәрәңгесен корт баскан

Бу көннәрдә Алсу Фазлыева авылда бәрәңге эшкәртеп йөри икән. Бакчада төшкән фотосын ул инстаграмга куйды.

Бу көннәрдә Алсу Фазлыева авылда бәрәңге эшкәртеп йөри икән. Бакчада төшкән фотосын ул инстаграмга куйды.
"Кем эшләми - шул ашамый. Бәрәңге бакчасына чыкмасаң, кыш ашарга точно булмый. Чөнки бәрәңге көн дә рационга керә торган ризык. Менә шул ризыкны экологик чиста итеп үстерәсе килә. Бернинди агуларсыз! Шулай итеп буламы ул? Кортлардан котылыр өчен сез нәрсә эшлисез? Нинди киңәшләр бирә алырсыз? Әле бәрәңгенең берничә генә яфрагы күренә, ә кортлар инде оялаган", - дип яза Алсу.
"Бәрәңгедә колорадо коңгызы булмасын дисәң 400 грамм горчица порошогы, 1 стакан 9%лы уксус, 1 чиләк суда болгатырга һәм бәрәңгеләр бер ун сантиметр үскәч мунча себеркесе белән бәрәңгеләргә сипкәләп чыгарга. Җәй буе колорадо корты булмас", дип киңәш иткән бер инстачы.
Читайте нас: