Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июнь 2019, 11:56

Әти белән эшкә барам!

Республикада әтиләр көненә багышланган «Спапойнаработу»акциясе старт алды.

Республикада әтиләр көненә багышланган «Спапойнаработу»акциясе старт алды. Ул республика хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы башлангычы астында үтә.
Әтиләр көне традицион рәвештә июньнең өченче якшәмбесендә билгеләнә. “Спапойнаработу” акциясе беренче тапкыр республикада былтыр үтте һәм ул катнашучылар арасында зур кызыксыну тудырды. Акция быел да бөтен әтиләрне балалары белән катнашырга чакыра.
“Спапойнаработу” акциясенең төп мәгънәсе шунда ки, әтиләр балаларын эш урынына алып килеп, аларны эше белән таныштыра, предприятие буйлап экскурсия үткәрә.
Бер яктан бу тәрбия сыйфатында булса, икенче яктан, һөнәри юнәлеш бирү бурычларын башкара һәм шулай ук атаның гаиләдәге дәрәҗәсен күтәрә.
“Хөрмәтле эш бирүчеләр, хезмәткәрләрегезнең балалары предприятие белән таныша алсын өчен ишекләрегезне ачыгыз. Балаларның һөнәр сайлау нигезе гаиләдә салына. Бу һөнәри үзбилгеләнеш һәм һөнәргә керүдә иң яхшы сабакларның берсе булачак, – дип белдерәләр безгә Республика халыкны социаль яклау үзәгеннән. – Без республиканың барлык предприятиеләре һәм учреждениеләрен “Спапой наработу” акциясендә катнашырга чакырабыз. Балаларга әтиләрен әти буларак кына түгел, ә аның чын хезмәт остасы булуын күрү мөмкинлеген дә бүләк итегез”.
Акция июнь ахырына кадәр барачак.
Читайте нас: