Марат Кәбиров, күренекле язучы, шагыйрь һәм журналист:
"Гәзитләрнең тиражлары төшә. Һәм монда интернет "гаепле". Чөнки аның мөмкинлекләре күбрәк, тиешле мәгълүматны мизгел эчендә бөтен дөньяга тарата ала. Ә гәзит чыгаруның үз мәшәкатьләре бар, ул оператив була алмый. Шул ук вакытта, әгәр кеше мәгълүматны әлеге гәзит сайтыннан ала икән, аның укучылары кимеде, дип тә булмый. Кешеләр бары тик гәзитнең кәгазь вариантын түгел, ә электрон вариантын укый дигән сүз. Әйтик, бүгенге татар телле басмаларның сайтына көненә уртача 2-5 мең кеше керә. Һәр басма аена 60 меңләп кешене колачлый булып чыга. Шуңа күрә, тиражларның төшүе укучылар кимүен дәлилләми.
Гәзит-журналларның эчтәлеге начар дип тә әйтәлмим. Ул бүген күпкырлырак, төрле дәрәҗәдәге укучылар да үзенә ошаган язма таба алырлык. Сарысы да, сорысы да, алтыны да бар. Конкуренция көчле, журналистлар шул вәзгыятьтә үз темаларын табарга, укучы игътибарын яуларга тырыша. Ләкин басма сүзнең тәэсире аз. Элек, мәсәлән, ниндидер тәнкыйть язмасы чыкса, аңа власть әһелләре дә игътибар итә, чара күрә торган иде. Хәзер ул юк. Бер таныш журналист бер урында юллар начар булуы турында язды. Әллә күпме басмада чыкты, телевидениедан да күрсәттеләр. Ә юллар һаман шул килеш.
Бүгенге журналистларга авыр икәнен аңлыйм. Алар нидер әйтергә, тормышны матурларга, яхшырак итәргә тели. Тик беркем дә ишетергә теләми. Үзеңне ишетергә теләмәгән кешеләр арасында сүз әйтүдән дә газаплырак нәрсә юк. Мин аларга шушы газаплы эшләрендә уңыш телим!"