Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июнь 2019, 14:18

Куллар ярдәмендә җырлый

Ыгы-зыгыларга тулы бу тормышта еш кына зарланырга яратабыз. Тегесе болай түгел, бу проблема бар, нәрсәгәдер акча җитми һәм башкалар. Ә бит уйлап караганда, сәламәт кешенең зарланырга хакы юк.

Ыгы-зыгыларга тулы бу тормышта еш кына зарланырга яратабыз. Тегесе болай түгел, бу проблема бар, нәрсәгәдер акча җитми һәм башкалар. Ә бит уйлап караганда, сәламәт кешенең зарланырга хакы юк.
Менә. мәсәлән, язмамның герое - Антонио Масунов. Язмыш аны кечкенәдән шактый сынап өлгергән. Әнисен ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәр, әти-әни назына күмелеп үсәсе бала 15 яшенә кадәр картәнисе белән гомер кичерә. Ул дөнья куйгач, Чесноковка балалар йортына эләгә. Егет корына керергә торган үсмер иң якын кешесен югалта. Җитмәсә, Антонионың сәламәтлеге мөмкинлекләре дә чикле – ул начар ишетә. Әмма бу күңелсез вакыйгалар талантлы һәм амбициоз егетне сындырмый. Авырлыклар алдында баш ими, тайгак юлдан китми Антонио. Ул тырышып укый, буш вакытларында төрле шөгыльләрне үз итә. Шуларның берсе –кул хәрәкәтләре, мимика һәм артикуляцияне берләштереп җырны күрсәтеп “җырлый”. Җырлый сүзен куштырнакларга алдым, чөнки чынында егет җырламый: әзер җыр яңгырый, Антониошул җырның эчтәлеген куллары белән төрле хәрәкәтләр ясап күрсәтә. Жестлар ярдәмендә җырлау актерлык осталыгы, хореография, драматургия һәм жестлар телен берләштергән сәнгать төре дияргә дә була. Ул саңгыраулык хисеннән, йомыклыктан арынырга булыша, кешеләрне берләштерә, күңелләрне җылыта. Начар ишеткән яисә бөтенләй ишетмәүчеләргә жестлар ярдәмендә җырлау - иҗтимагый тормышка кушылып китү мөмкинлеге. Ә ишеткән кешеләр моны матур бию итеп кабул итә. Антонио 9 ел жестлар ярдәмендә җырлый. Төрле шәһәрләрдә үткән фестивальләрдә лауреат исемнәре алган, почет грамоталарына ия.
Антонио “Милли аваз” төркемендә чыгышлар ясый башлаган.
Йөздән артык популяр җырлар авторы, шагыйрь, композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мидхәт Әбделманов җитәкчелегендәге “Милли аваз” вокал- төркеме Антонионы да үз канаты астына алган. Бергәләп төрле концерт программалары оештырып йөриләр икән.
Антонионың чыгышларын теге яисә бу корпоративларда, бәйрәм чараларында, хәйрия концертларында яратып карасалар да, ул үз көче белән оештырган сольный концертларга кеше күп килмәгән.
- Бу нәрсә белән бәйле, Антонио?
- Реклама кирәк. Уфа урамнарында зур экраннарга, радиога, телевидениегә реклама бирергә мөмкинлек юк, бик кыйммәткә төшә бүгенге көндә бу чыгымнар. Ә инде реклама булмагач – тамашага килүчеләр саны да аз. Менә алдагы елга минем сәхнәдәге эшчәнлегемә 10 ел тула. Әлбәттә, берәр концерт оештырасы килә, ничек булыр, билгесез әле, - ди егет. – Аннары бу жанр әле киң таралмаган. Бәлки, концертларга кешеләрнең аз килүе шуның белән дә бәйледер. Бушлай рекламаны төрле социаль челтәрләрдә генә оештырып була. Мәсәлән, минем дә “ВКонтакте” челтәрендә төркемем бар. Анда төрле чыгышлардан өзекләр, кыска видеолар урнаштырам. Афишалар да элгәләгәнем бар.
- Җырларны үзең сайлыйсыңмы?
- Әйе, күңелгә якын, кул хәрәкәтләре һәм артикуляция белән күрсәтергә уңайлы булган җырларны үзем сайлыйм.
- Теләсә нинди җырны шулай җырлап күрсәтә ауласыңмы?
- Миңа рус, татар һәм башкорт телләрендәге җырларны күрсәтү кулайрак.
- Бүгенге көндә кем белән яшисең? Бертуганнарың бармы?
- Бертуганнарым бар. Ләкин бергә яшәмибез. Алар эчкечелек сазлыгына батты. Мин тулай торакта ялгызым яшим. Үзаллы яшәү ошый.
Читайте нас: