Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июнь 2019, 11:20

Кремль астында ниләр бар?

Русия президенты Владимир Путин Мәскәү Кремле территориясендә барган археологик казылмалар белән танышты.

Русия президенты Владимир Путин Мәскәү Кремле территориясендә барган археологик казылмалар белән танышты.
Русия фән академиясенең Археология институты директоры Николай Макаров әйтүенчә, казу эшләрен башлар өчен урынны озак эзләгәннәр. Нәтиҗәдә Зур Кремль скверын сайлаганнар. Чөнки бу урын Собор мәйданына якын тора һәм биредә XII гасырның икенче яртысындагы утырмалар, катламнарның булу ихтималы зур. Һәм, чынлап та, алар ялгышмаган. Археологлар ачкан мәдәни катлам метр ярымга җитә. Галимнәр XVII гасыр башына барып җиткән. Бу җирләрдән Петр чоры кешеләре йөрегән.
Галимнәр Зур Кремль скверындагы казыну эшләрен агымдагы елның май аенда башлаган. Аларның табышларын һәм эш барышын тиздән ил халкы да күрә алачак.
Владимир Путин әлегә табылган әйберләрне карады. Президент казылмалар барган урынга да төште. Танышып чыкканнан соң ул археологик казылмаларның нәтиҗәләре белән канәгать булуын һәм аларның ил өчен әһәмите зур икәнлеген белдерде.
Путин археологларга рәхмәт әйтте һәм экскурсия истәлеге итеп 1869 елгы медальне бүләк итте. Бу медаль беренче рус археологик съездына багышланган булган.
Читайте нас: