Быел илебез халкы фашистик Германияне җиңүнең 74 еллыгын билгеләде. Без – икенче замана балалары – сугыш дигән куркыныч сүзне бары тик ишетеп кенә беләбез. Әмма сугышның бар ачысын үз иңнәрендә үткәргән кадерле ветераннарыбыз безгә аның турында күп истәлекләр калдырды...
“Җиңү тарихы” дип исемләнгән республика патриотик акциясе белән тарих укытучыбыз Альбина Фәткулла кызы Әбдрәшитова таныштырды.
Башта без мәктәп музее, авыл советы аша үзебезнең авылдагы ветераннар турында мәгълүмат тупладык. Кызганычка каршы, авылыбызда бер генә сугыш ветераны – Гобәй Төхвәт улы Нафиков исән булып чыкты.
Алдан сорауларыбызны әзерләп, туганнарыннан аның белән очрашуга рөхсәт алып, ветеран турында фильм төшерер өчен без Гобәй бабайның өенә юлландык.
Гобәй Төхвәт улына хәзер 92 яшь. Ул Куергазы районының Яңа Мораптал авылында көн күрә. 1926 елның 15 сентябрендә колхозчылар гаиләсендә туып-үсә. Үз авылында 4 сыйныф тәмамлый. Сугыш башланганда Гобәй бабайга 15 яшь була. Сугышка беренче булып олы абыйсы Фәткулланы алалар. 12 ноябрьдә 17 яшьлек Гобәйгә дә повестка килә һәм аны Ерак Көнчыгышка фронтына озаталар.
Яшь солдат хәрби юлын укчылар ротасында башлый. 1945 елның августыннан сентябрь аена кадәр япон империалистларына крашы Манчжурия белән Кореядагы кораллы бәрелешләрдә катнаша. Төньяк Кореяның башкаласы Пхеньянны штрумлауда катнаша, бу яуларда аңа кече сержант званиесе бирелә.
Кораллы бәрелешләр тәмамланганнан соң , ул хезмәт иткән частьны Кореяда тагын дүрт елга калдыралар. АКШ белән СССР арасында теләсә кайсы вакытта атом-төш сугышына әверелергә мөмкин булган киеренке мөнәсәбәтләр башлана. Ул бары тик 1950 елның 23 сентябрендә генә аны өенә кайта.
Сугыштан соң ул туган колхозында тракторчы булып эшли, Мораптал участок хастаханәсендә завхоз була. Тормыш иптәше белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген ул балаларының тәрбиясендә кадерле әти, картәти булып яши һәм киләчәккә өмет белән карый.
“Җиңү тарихы” акциясе безнең күңелләрдә әйтеп бетә алмаслык тәэссоратлар калдырды.
Акциянең максаты – Ватан хакына үз гомерләрен бирергә әзер булучылар турындагы якты истәлек саклау, аларның исемнәрен мәңгеләштерү.