Кичә Уфада сәгать формасындагы фонтан ачылды. Бу фонтан хакында шәһәр хакимиятендә инде күптән сөйлиләр иде.
Ләкин... уфалыларга һәм башкала кунакларына фонтан ошап бетмәгән булса кирәк. Күп кешегә фонтанның тышкы кыяфәте генә түгел, аны төзүгә сарыф ителгән чыганаклар күләме дә ошамаган. Кайсыбер кешеләр мэрия хәл итәсе башка мәсьәләләр дә байтак, ди.
“Мин матурлык өчен, ләкин төзек юллардан соң гына!!! Ә фонтаннар бездә теләсә нинди яңгырдан соң да барлыкка килә...” – дип язалар ачулары кабарган уфалылар социаль челтәрләрдә.
Икенче берәү: “Юллар төзесеннәр иде, парковкалар”, - ди.
Фонтанның конструкциясе дә күп сораулар тудырып өлгергән. “Бу могҗизалы фонтанда ничек вакытны белергә? Әле шул фонтан каршында торам һәм сәгать ничә икәнлеген әйтә алмыйм”, - ди тагын бер уфалы.
Әлбәттә, шәһәрдә барлыкка килгән яңа объектларга карап куанучылар да бар.
Сәгать формасындагы фонтанны бик озак төзеделәр. Властьлар аны 2015 елда ук ачарга планлаштырганнар иде. Әмма подрядчиклар алышыну сәбәпле, аны вакытында төзеп, сафка тапшыра алмадылар. Нәтиҗәдә фонтан шәһәргә 75 миллион сумга төшкән.