Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июнь 2019, 15:33

Рифат Зарипов: «Клоун дисәләр дә, мин үпкәләмим»

Эстрадабызның юмор остасы, җырчы, пародияче Рифат Зарипов калган сәхнә вәкилләреннән үзенең ачык төстәге костюмнары белән аерылып тора.

Эстрадабызның юмор остасы, җырчы, пародияче Рифат Зарипов калган сәхнә вәкилләреннән үзенең ачык төстәге костюмнары белән аерылып тора. Ни өчен ул караңгы төстәге киемнәр кимәве хакында үзеннән сорадык.
- Бу - бернинди дә стилистлар кабул иткән карар түгел, ә минем күңел халәтемне чагылдыручы күрсәткеч. Мин дөньяны һәрвакыт матур итеп күрәм, гамьсез мизгелләрдә дә салават күпере төсләре аша карарга тырышам. Килгән тамашачының да шуның белән күңелен күрәсем килә. Мәсәлән, сап-сары костюмнан чыгам икән, алар мине күреп, шундук елмаеп җибәрә.
Əмма бар кешегә дә ярап булмый. Кемдер клоун дип әйтер. Əйтсеннәр, үпкәләмим. Ул бит минем күңел халәтем, үземә ошый, рәхәт.
Читайте нас: