Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июнь 2019, 16:18

Бал кортлары нигә үлә?

COLOSS оешмасы биргән мәгълүматларга караганда, Европада бал кортлары колониясе 16,4 процентка азайган.

COLOSS оешмасы биргән мәгълүматларга караганда, Европада бал кортлары колониясе 16,4 процентка азайган.
COLOSS бал кортлары авыруларын мониторинглау буенча халыкара оешма Швейцариядә урнашкан. Алар Европада күпләп бал кортларының үлүе буенча чаң суга. 2017/2018 ел кышында Португалия, Төньяк Ирландия, Италия һәм Англиядә бал кортлары 25 процентка кимегән. Былтыр Норвегия, Төньяк Ирландия һәм Алжирда шундый хәл күзәтелгән булган.