Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июнь 2019, 10:37

Голуновка карата җинаять эше туктатылган

Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Владимир Колокольцевның “Медуза” басмасы журналисты Иван Голунов эше белән бәйле 2 генералны эшләреннән азат итүне сорап язган үтенечен Владимир Путин үзвакытында караячак дип белдерде.

Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Владимир Колокольцевның “Медуза” басмасы журналисты Иван Голунов эше белән бәйле 2 генералны эшләреннән азат итүне сорап язган үтенечен Владимир Путин үзвакытында караячак дип белдерде. Моңа кадәр эчке эшләр министры Владимир Колокольцев Голуновка каршы җинаять эше ачкан генерал-майор Андрей Пучков (Мәскәүнең Көнбатыш административ округының эчке эшләр идарәсе начальнигы) һәм полиция генерал-майоры Юрий Девяткиннарны (Русиянең ЭЭМ Мәскәү буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту дәүләт идарәсе начальнигы) эштән азат итү турында сорап язган иде. Колокольцев Голуновның гаебен исбат итәрлек дәлилләр булмау сәбәпле журналистка карата ачылган җинаять эшен туктатырга кирәк диде.
Хәтерегездә булса, Иван Голунов 6 июнь тоткарланды, аны күп күләмдә наркотиклар сатарга җыенуда гаепләделәр. Суд журналистны ике айга йорт сагына җибәрде. Голунов билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйләде һәм тукмауларга зарланды.
"Медуза" журналистын яклап Русиянең төрле шәһәрләрендә, Казан һәм Уфада да пикетлар узды.
10 июнь Русиянең иң эре басмалары "Ведомости", "Коммерсантъ" һәм РБК бер төрле беренче бит белән чыкты. Анда зур хәрефләр белән "Я/Мы Иван Голунов" дип язылган иде.
Читайте нас: