Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июнь 2019, 11:47

Башкача мондый хәл кабатланмасын!

"Атның кеше өстенә менүе мине уйга салды", - диде республика җитәкчесе.

Үткән шимбәдә Башкортстанның 32 районында сабантуйлар үтте.
Бәйрәмнәр оешкан төстә, имин үтәргә тиеш булса да, күңелсез хәлләр дә булып алган. Мәсәлән, Аскын районында ат чабышлары вакытында бер чабышкы тамашачы ягына ташланган. Нәтиҗәдә, малкай кеше өстенә барып менгән.
Бу җәһәттән республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров болай диде: “Бу сабантуй. Ярышлар. Ләкин шулай булуга карамастан, мондый хәлләрне булдырмаска кирәк. Атның кеше өстенә менүе мине уйга салды. Димәк, мәйданны тиешенчә уратып алу мәсьәләсе ныклап уйланылмаган. Мондый хәлләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Ә болай барлык сабантуйлар да яхшы кәефтә үтте”.
Хәтерегездә булса, Радий Фәрит улы муниципалитет башлыкларына сабантуйларда спиртлы эчемлекләр сатуны тыю турында мөрәҗәгать иткән иде. “Миңа кайсыбер районнарда сабантуй вакытында алкогольнең сатылуы турында мәгълүмат килеп иреште. Бүтән бу хәл кабатланмасын”, - дип ассызыклады ул.
Читайте нас: