Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июнь 2019, 11:28

Фәкыйрьләрне “эзләүче” система эшли башлый

Пенсия фонды илнең ярлы кешеләрен автоматик рәвештә ачыклау технологиясен эшләтә башлый.

Пенсия фонды илнең ярлы кешеләрен автоматик рәвештә ачыклау технологиясен эшләтә башлый.
Фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләрне автоматик ачыклау алымын Русиянең сигез төбәгендә сынап караячаклар. Эксперимент Кабарды-Балкар, Татарстан, Приморье крае, шулай ук Ивановск, Липецк, Түбәнге Новгород, Новгород һәм Томск өлкәләрендә үткәрелә.
Русия Пенсия фонды рәисе Антон Дроздов әйтүенчә, әлеге чара Русия президенты Владимир Путинның май указлары кысаларында, атап әйткәндә, 2024 елга ярлылыкны киметү максатыннан эшләнә. Аның фикеренчә, әлеге эксперимент фәкыйрьлек дәрәҗәсен 2024 елга кадәр ике тапкырга киметергә һәм русиялеләрнең реаль керемнәрен күтәрергә ярдәм итәчәк. Әгәр технология үзен акласа, аны илнең калган төбәкләренә дә кертәчәкләр.
Әлегә, Росстат мәгълүматлары буенча, илнең 19 миллионнан күбрәк халкы фәкыйрьлек чигендә яши. Бу – халыкның 13 проценты дигән сүз.
Читайте нас: