Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июнь 2019, 15:11

Башкала казанышы

Кичә Уфа Шәһәр мәдәният сараенда «Башкала казанышы» иҗтимагый шәһәр премиясенә дәгъвә итеп, җиңеп чыккан конкурсантларны бүләкләү тантанасы үтте.

Кичә Уфа Шәһәр мәдәният сараенда «Башкала казанышы» иҗтимагый шәһәр премиясенә дәгъвә итеп, җиңеп чыккан конкурсантларны бүләкләү тантанасы үтте.
2006 елдан башлап ел саен үткәрелә торган конкурсны шәһәрнең Иҗтимагый үсеш фонды оештырган. Ул үзенең игелекле эшләре, гадәти булмаган башлангычлары, кызыклы проектлары белән туган шәһәренең арытаба үсешенә һәм чәчәк атуына ярдәмләшкән уфалыларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
Чарада Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Газизов, Иҗтимагый палата рәисе Ольга Панчихина, шул палата әгъзалары, атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, социаль җаваплы бизнес вәкилләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре, “Шәһәрнең иҗтимагый үсеш фонды”н оештыручылар һәм попечительләр, башкала меценатлары һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.
Премиянең номинантларын һәм тантана кунакларын Рөстәм Газизов сәламләде.
– Сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, чөнки сез башка уфалыларның проблемаларына битараф түгел. Чын күңелдән быелгы конкурста җиңүчеләрне котлыйм. Сез – безнең шәһәрнең чын байлыгы һәм горурлыгы, – диде Рөстәм Газизов.
Бу көнне “Шәһәр алдындагы казанышлары өчен җәмәгатьчелек тарафыннан танылу” номинациясендә опера җырчысы, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының халык артисты, Башкортстанның Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, ике тапкыр “Грэмми” премиясе иясе Илдар Абдразаков һәм “Социум” җәмгыяте директоры Әлфир Әхмәтшин җиңүче дип табылдылар.
Төрле номинацияләрдә – “Актырнак” клубы җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова;
Уфа шәһәр Ветераннар советы әгъзасы Светлана Бикбулатова;
Башкортстан сукырлар өчен махсус республика китапханәсе бүлеге мөдире Рәсимә Тикәева;
“Безнең балалар” хәйрия фонды директоры Ольга Власова;
“Интеллектус” музее директоры Айрат Сәйфуллин;
Республика кардиология үзәгенең баш табибы Ирина Николаева лауреат булды.
Быел бу конкурска барлыгы 30 гариза кабул ителгән булган.
Унөч ел эчендә конкурста 626 уфалы катнашкан.
Читайте нас: