Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2019, 12:14

Хуҗалыклы авыл – терәкле

Миякә районының Канбәк авылы Дим елгасыннан ерак түгел, тау ышыгына урнашкан. Ул зур түгел, бәләкәй дип тә әйтеп булмый.

Итексез итекче, диләрме әле? Журналист халкы да шулайрак. Чит-ят авыллар, хуҗалыклар, кешеләр турында язабыз, әмма үз туган ягыңа кул җитми кала. Ә ныклап күз салсаң, әнә шул күнегелгән авылың бик тә үзенчәлекле икән бит ул.

Миякә районының Канбәк авылы Дим елгасыннан ерак түгел, тау ышыгына урнашкан. Ул зур түгел, бәләкәй дип тә әйтеп булмый. Бүген анда 197 йортта 525 кеше теркәлгән, аларның 120дән артыгы – 18 яшькәчә балалар. Мәгълүм ки, биш йөз кешенең барысы да авылда яши дигән сүз түгел, читтә укучы-яшәүчеләр дә бар бу саннар арасында.

Канбәк халкы үз тырышлыгы белән матур дөнья көтә. Эш эзләп, төрле тарафларга чыгып китүчеләр булса да, мал тотучылар саны кимесә дә, замана үзгәрешләренең башка мәшәкатьләре үзен сиздерсә дә, авылда бүген дә тормыш гөрләп тора дию һич арттыру булмас. Моның шулай булуын күпчелек авыллар белән чагыштыруда күрергә була. Мәсәлән, редакциягә “бездә мәктәп юк”, “клубны яптылар”, “безгә ФАП кирәк” дигән зарлар еш килә. Бу уңайдан Канбәктә хәлләр әлегә (киләчәктә дә шулай булсын) шөкер, диярлек. Мәнәвезтамак авылының филиалы дип үзгәртелсә дә, авылда тугызъеллык белем учагы бар.

Соңгы елларда авыл азан моңына күмелә. Мәчетнең яңа бинасы былтыр көзен ачылды. Ул иске мәчет урынына салынды. Яңа иман йортын уртак көч белән төзеделәр. Авыл кешеләре, читтә яшәгән канбәклеләр, урындагы авыл хуҗалыгы – һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтте: кем акчалата, кем өмәгә чыкты. Савабы һәркемнең үзенә. Мәчетнең имам-хатыйбы Самат Шәңгәрәй улы Булатов җитәкчелегендә мәчеттә дини бәйрәмнәрне дә бик күркәм итеп оештыралар. Аларга авыл халкының күпләп йөрүе – куанычлы күренеш.

Соңгы кайтканда тагын бер матур күренешкә тап булдым. Олы юлдан авылга борылган урында “Мин Канбәкне яратам” дигән стела урын алган. Бу идеянең авторы һәм иганәчесе – Зөлфәт Гәрәев. Себер тарафларында эшләп йөрүче егетнең ниятен иң беренче булып авылдашы Илвир Зәйнуллин күтәреп алган һәм бер өлешен ясарга ярдәм иткән. “Авылдашлар ярдәме белән эшләнде, – дип, рәхмәт сүзләрен җиткерә Зөлфәт. – Берәүләр стеланың үзен эшләште, икенчеләр аны урнаштырып, тирә-ягын матурлауга көч салды”.

“Яшәгән җирен төзекләндерүгә омтылган халык яши Канбәктә, – дип бәя бирде авыл биләмәсе башлыгы Зөлхиҗә Фәвәриз кызы. – Зиратны, елга буйларын тазарту булсынмы, башка эшме – барысын да җиренә җиткереп башкаралар. Шәхси йорт-куралар да төзек, матур. Бакча үстереп, хәленнән килгәнчә кош-корт, мал тотып яшиләр. Күп балалы яшь гаиләләр шактый. Иң күп бала туган авыл ул. Бу инде яшьләр туган нигездә кала дигән сүз. Әмма эш булмау проблемасы бар. Күпләр читкә китеп эшли”. Бүгенге яшьләрнең җир сөрүне, трактор артында утырып эшләүне хуп күрмәве сер түгел. Шулай да авылда калучылар булуы авылның район үзәгенә һәм олы юлга якын булуына да бәйледер.

Юл дигәннән, авылда бу мәсьәлә кискен булып кала. Кайчандыр үзәк урамга салынган асфальтның инде төсе дә күренми. Юллар мәсьәләсен хәл итү буенча эшләр каралган дип белдерде авыл биләмәсе башлыгы. Ярый әле хәзер язлы-көзле ул юллар ялтырап күренеп ята. Чөнки бүген авыл урамнары төнен дә көндезге кебек якты. Зөлхиҗә Әмирова әйтүенчә, авылга 75 лампочка куелган.


Төп мәсьәлә – кадрлар һәм хаклар

Территориясендә хуҗалыгы булмаган биләмәләргә бүген шактый читен. Моны без республика буенча командировкаларга чыкканда да күрәбез. “Безгә бу уңайдан җиңелрәк, – ди Зөлхиҗә Фәвәриз кызы. – Бер фермер хуҗалыгы һәм “Канбәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бар. Нинди генә эшкә тотынсак та хуҗалыкка таянабыз. Өлкәннәр көнен үткәрүме, башка чаралармы, төзекләндерү, ремонтлау эшләреме – хуҗалык кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Мәчетне төзүгә башта 60 мең сум бирделәр, аннары газ үткәрергә дип, 100 мең сум күчерделәр. Әлбәттә, хуҗалыкның ярдәме халыкның күзенә күренмидер дә, әмма авылның яшәешендә аның өлеше бик зур”.

“Канбәк” хуҗалыгы 2004 елдан эшләп килә. Ул зур булмаса да, иген үстерү, мал карау дигән җаваплы бурычны җиренә җиткереп үтәргә тырыша. Бүген аның 2508 гектар чәчү җире бар. Көздән 510 гектарга уҗым чәчкәннәр. Әмма язгы салкыннар аның 280 гектарына зыян салырга өлгергән. “50 гектар арышны һәм 230 гектар бодайны яңадан чәчәргә туры килде”, – ди хуҗалык җитәкчесе Илдар Фаат улы Юнысов. Сабан эшләрен яхшы төгәлләгәннәр. 300 гектарга – солы, 105 гектарга – карабодай, 240 гектарга – бодай, 265ына арпа чәчелгән. Моннан тыш көнбагыш, берьеллык үләннәр, силоска сала торган культуралар, кукуруз мәйданнары бар.

Малчылыкка килгәндә, бүген хуҗалыкта 240 баш мөгезле эре мал бар, аларның 101е – савым сыерлары. Ферма мөдире Тәүрис Бәширов белән бозаулар караучы Венера ханым – үз эшләре өчен җанын бирердәй кешеләр, ди хуҗалык җитәкчесе. “Гомумән, безнең эшләүчеләр күп булмаса да, һәрберсен универсал дияргә мөмкин”, – ди ул. Мәсәлән, Хәбир Әхмәтшин КамАЗ водителе дә, заправкада да эшли. Техникасы һәрчак әзер. Камил Әхмәтшин – тракторчы да, эретеп-ябыштыручы да. Мөдәрис Вахитов, Хәйдәр Котлыгильдин кебек механизаторлар булганда чәчелмәгән җир калмый. Әдис Кәримов, Рәфил Абдуллин чәчү вакытында килеп һәрчак ярдәм итә, ди Илдар Фаат улы. Ындыр табагында, ашханәдә эшләүчеләр дә – үз бурычларын вакытында җиренә җиткереп башкаручылар.

Сер түгел, бүген шул ук ягулык-майлау материалларына, энергия чыганакларына бәяләр үскәндә авыл хуҗалыгы продукциясенә, бигрәк тә сөткә хаклар төшә. Әле анысын да кайчак вакытында түләмиләр. Бүген хуҗалык сөтнең литрын заводка 15,50 сум белән тапшыра. Кышын 16 сум булган, әле 50 тиенгә төшкән (тагын кайда хак төшүен күргәнегез бар? Бер литр солярка исә 45 сум тора!). Ә хезмәт хакы белән салымнарны вакытында түләргә кирәк. Башка чыгымнар да баштан ашкан. Пай җирләрен арендага алган өчен исәпләшәсе бар. Авылның печәнлек, көтүлекләре өчен аренда хакын түләү дә – хуҗалык җилкәсендә. Шуларга өстәп, техника ремонтлау, кредитларны каплау – саный китсәң очы-кырые юк. Әмма советлар чорында чыныгып үскән буын зарланырга күнекмәгән. “Тырышабыз, эшлибез”, – ди авыл хуҗалыгы җитәкчелеге.


Шуңа өстәп, алар авыл тормышын яхшыртуга да үз өлешен кертә. “Авыл советы – безгә, без аларга ярдәм итәбез. Тормыш көткән, эшләгән җиребезнең матур, уңайлы булуы шушында яшәүчеләр өчен кирәк”, – ди Илдар Фаат улы.














P.S. Бүген авылда яңа йортлар калкып чыга, азан тавышы яңгырый, басуларда тракторлар гөрли, яланнарда игеннәр шаулый. Болар – авылның киләчәген кайгырткан өлкән буын, җир кадерен белгән уңганнар, матур башлангычлар белән янып торган яшьләр, ярдәмгә килергә әзер авылдышларның хезмәте.


Язгөл САФИНА.


Фотоларда:

мәктәптә Җиңү көне;

"Умырзая" ансамбле;

уңган хезмәткәрләр - Мөдәрис Вахитов һәм Камил Әхмәтшин;

Венера һәм Тәүрис Бәшировлар;

КамАЗ водителе Хәбир Әхмәтшин;

авыл күренеше.



Читайте нас: