Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2019, 11:25

Эссе һәм эш вакыты

Көннәр нык кыздырганда тынчу бүлмәләрдә, урамда хезмәт салу сәламәтлек өчен хәвефле, ди белгечләр

Көннәр нык кыздырганда тынчу бүлмәләрдә, урамда хезмәт салу сәламәтлек өчен хәвефле, ди белгечләр

Кешелек дөньясы табигать торышын алдан белер өчен көчле приборлар уйлап табып, аларны эшкә җиккән, әмма шулай да ул приборлар әлегә һава торышын атна-ун көннән күбрәк вакытка дөрес фараз бирә алмый. Һәрхәлдә, бу минем карашка шулай. Барысын да Ходай Тәгалә үзе хәл итә. Еллар дәвамында без июньнең чамасыз эссе булмавына, ә июльнең челлә ае булуына күнеккәнбез. Бүгенге язманы әзерләр алдыннан, белгечләр быелгы җәйгә ниләр фаразлый икән дип, интернет киңлекләрен байкап алдым. Алар җәйнең кызу көннәре үз вакытында — июньнең икенче яртысында һәм июль айларында булачак дип вәгъдә итә. Имин генә килә күрсен быелгы ямьле җәйләр дә.


Җәй җитсә — аномаль эсселек, кышын аномаль салкынлык Русиянең күп төбәкләренә хас. Безнең Башкортстан Республикасы да шушы исәптә. Еш кына мондый шартларда, урамда гына түгел, офиста та чыдарлык әмәл калмый.

Җәйге җылы көннәрне көтеп алсак та, кем әйтмешли, эссе көннәр дә тиз туйдыра. Чөнки бу вакытта йөрәк-кан тамырлары киеренке эшли, эсседә, бигрәк тә ачык кояш астында, эш белән артык мәшгуль булсаң, башың әйләнеп, егылып китүең дә бар. Эссе мәлләр олы яшьтәгеләр өчен генә түгел, эш яшендәгеләр дә өчен киеренке вакыт. Бу чорда еш кына шулай була: хезмәт вакытын авыр җәзага әверелдереп, бина температурасы чыдап торырлык билгене үтеп китә. Хезмәткәрләр өчен эсседә эшләүнең ниндидер температура нормалары булырга тиештер бит дигән сорау туа. Һәм Русия Федерациясенең хезмәт турындагы законнар кодексында бу турыда ачык итеп язылган. Закон нигезендә эсседә эш вакытын көйләү турындагы карар бар.

Асылда исә, хезмәт кодексына ярашлы, эш бирүче бина эчендә дөрес температура режимын тотуны тәэмин итәргә тиеш. Бу мәсьәләдә кондиционерлар — зур ярдәмче. Шулай ук хезмәткәрләрнең эш вакытында тәнәфесләр ясап, хәл җыеп алу өчен махсус урыннарга барып килү мөмкинлекләре булырга тиеш. Шул ук вакытта офисларда саф су һәм аптечка булырга тиеш.

Зур булмаган күп кенә шәһәрләрдә бинада оптималь температура тоту өчен кондиционер кую мөмкинлекләре булмый. Хәтта халкы миллионнан арткан зур шәһәрләрдә дә бөркүдә тәрәзә ачалар. Әмма бу кире нәтиҗә генә бирә.

Бу очракта эш бирүче нишләргә тиеш?

Законга ярашлы, әгәр эш бирүче нормаль хезмәт шартлары тудыра алмаса, ул эш көнен кыскартырга тиеш. Аны түбәндәгечә итү каралган. Шулай итеп, һава температурасы:

*28,5 градуста эш вакыты

7 сәгатьтән артмаска тиеш;

*29 градуста — 6 сәгатьлек;

*30 градуста — 5 сәгатьлек;

*30,5 градус — 4;

*31градус — 3;

*31,5 градус — 2,5;

*32 градус — 2;

*32,5 градус булганда, 1 сәгатьлек эш көне рөхсәт ителә.

Бу исемлек хезмәт бурычлары авыр йөк күтәрү һәм ташуны күзалламаган офис хезмәткәрләренә генә кагыла. Закон чыгаручылар калган ике категориягә эш режимын түбәндәгечә билгеләгән.

Иң тәүдә шунысына ачыклык кертеп үтик: мондый хезмәткәрләргә — хезмәте 10 килограммга кадәр авырлыктагы йөк күтәрү һәм 10 килограммнан артык йөк күтәрү белән бәйле эшчеләр керә. Эш көне бу категория эшчеләр өчен 27 һәм 26 градустан кыскара башларга тиеш. Ә һава температурасы 32,5 градустан артса, 25 яшьтән яшьрәкләр һәм 40 яшьтән өлкәнрәкләр урамдагы эшләрдән азат ителергә тиеш. Эсседә махсус киемдә йөрергә яисә тыгыз тукымадан тегелгән киемдә булырга тиешләр. СанПин рекомендацияләрендә: “Микроклимат күрсәткечләре буенча, тыштагы һава кызулыгы 32,5 градустан да югарырак температурада эшләү сәламәтлеккә куркыныч тудыру (экстремаль) дип атала. 32,5 градустан югарырак температурасында ачык һавада эшләү киңәш ителми”,—диелә. Әлеге ведомство шулай ук челләләрдә эш графигын сыгылмалы ясарга куша. Көндезге эш вакытын иртән һәм кояш кызулыгы сүрелә башлаган кичке якка күчерүне киңәш итә. Махсус киемдә 4 — 5 сәгать, аңардан башка 1,5 — 2 сәгать кенә эшләргә мөмкин.

Әйткәндәй, мондый сыгылмалы эш графигы алга киткән чит илләрдә күптән булдырылган. Мәсәлән, Гарәп Әмирлекләре кебек эссе илләрдә кояшның иң кыздырган мәлендә эшләмәскә, хәтта эш урыннарында 3—4 сәгатькә кадәр йоклап алырга рөхсәт ителә. Казахстан, Австралия, Германия, Голландия, Бельгия, Франция, Испания, Италия, Израиль кебек илләр моңа ачык мисал.

Эссене ничек җиңел кичерергә?

Табиблар аяусыз кояш нурлары астында озак булырга туры килсә, дөрес киенүгә игътибар итәргә киңәш итә. Алар табигый тукымалардан тегелгән ачык төстәге кием кияргә куша. Башка эшләпә яисә кепка кию дә әһәмиятле. Иң мөһиме — кул астында шешә белән су булырга тиеш. Чөнки су җитешмәү организмның гомум торышына кире йогынты ясый, шуңа да сусынны басу мөмкинлеге гел генә булырга тиеш. Артык зур йомыш булмаса, кояш активлыгы югары ноктасына җиткәндә, урамда озак булмаска тырышырга кирәк.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән җәфаланучылар сәламәт-

лекләренә аеруча игътибарлы булырга тиеш. Чөнки температура кискен үзгәргәндә кан тамырлары кысыла.

Әгәр урамда үзен начар тойган кешене күрсәгез, аны салкынча урынга алып барыгыз, мөмкинлек булса, башына юеш чүпрәк куеп, ашыгыч ярдәм чакырыгыз.

Шушы гади генә кагыйдәләрне сакласагыз, аномаль температурада да җәйне җиңел кичерерсез, ди табиблар.

*28,5 градуста эш вакыты 7 сәгатьтән артмаска тиеш.

*29 градуста — 6 сәгатьлек;

*30 градуста — 5 сәгатьлек;

*30,5 градус — 4;

*31градус — 3;

*31,5 градус — 2,5;

*32 градус — 2;

*32,5 градус булганда,1 сәгатьлек эш көне рөхсәт ителә.


Читайте нас: