Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2019, 11:46

Авыл сабантуена җитәме!

Заманага яраклашып үзгәрсә дә, милли бәйрәмебезнең асылы саклана әле.

Заманага яраклашып үзгәрсә дә, милли бәйрәмебезнең асылы саклана әле.

Халкыбызның милли рухын саклаган төп бәйрәм – сабантуйлар чоры җитте. Атна саен республиканың төрле почмакларында басу уңганнарына дан җырлана, якташлар очраша, батырлар көч сынаша.

Ел саен олысы-кечесе сагынып көтеп ала торган борынгы һәм яңа бәйрәм ул сабантуй. Борынгы – чөнки элеккечә халкыбызның йолалары, җырлары һәм биюләре белән кушылган хезмәт бәйрәме. Яңа – чөнки хәзер бер сабантуй мәйданын батутлар, аттракционнар, кибетләр, шашлык мангаллары рәтеннән башка күз алдына китереп булмый. Буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр югалып барган чорда яшибез. Шуңа күрә нинди булса да булсын, сабантуйлар яшәсен генә инде ул дибез. Нәкъ шунда үсеп килүче буын азмы-күпме ата-бабалар йоласы белән таныша бит. Батутта сикереп төшкәч булса да, капчык киеп йөгереп карый. Әнисенең “пычрата күрмә!” дип җиде кат кисәтүен онытып, кыйммәтле джинсы чалбары белән яшел чирәмгә ятып ауный.

Шунысы гына күңелсез, сабантуй зуррак булган саен аның гади халык өчен үткәрелмәве күзгә ныграк ташлана. Элек аның конкрет көне булмаган. Чәчүнең кайчан тәмамлануын чамалап, бер көнне тотканнар да үткәргәннәр. Төгәл сәгать-минуты да булмагандыр. Ә хәзер барысы да вакыт буенча, графикка карап, программага ярашлы уздырыла. Кояш кыздырамы, койма яңгыр явамы – программадан читкә тайпылыш юк. Әлбәттә, һава торышының ничек булачагын алдан төгәл белеп булмый. Әмма кайвакыт шул программадан тайпылмыйбыз дип, болытларның күп дигәндә ярты сәгатьтән таралачагын күреп торсалар да, бәйрәмнең тантаналы өлешен ишеп яңгыр яуганда ачып җибәрәләр. Район алдынгылары, яхшы эш нәтиҗәләре күрсәткән хезмәтчәннәр яңгыр астында күшегеп, тезелеп мәйданнан үтә. Ә түрәләр һәм мәртәбәле кунаклар япмалы трибуна астыннан әлеге тантананы күзәтә. Бу мизгелдә район алдынгыларын хөрмәтләү түгел, ә бәлки мыскыл итү килеп чыга да соң... Нишләмәк кирәк, программа төзелгән...

Бәлки шуңадыр, авыл сабантуйлары район үзәгенекенә караганда күпкә ихласрак үтә. Хәер, сабантуй кебек бәйрәм бөтен авыллар халкына да тәтеми хәзер. Шул җирлектә эшләп килгән авыл хуҗалыгын берәр Мәскәү инвесторы яки “килмешәк” эшкуар сатып алса, ул тәү чиратта, сабантуйга “ясин” чыга. Чөнки авыл халкының кәефе дә, аннан бигрәк артык мәшәкать тә кирәк түгел аңа.

Элекке заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә әзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызлар бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Бәлки хәзер дә мондый бүләк югары бәяләнер иде, тик, кызганычка каршы, чигеп утыручылар юк. Ә кибеттән алынган “хәер яулыклары”на гына халык кызыгып бармый.

Әмма авылның җанлылыгын сакларга, сабантуйны яшәтергә теләүчеләр юлларын таба. Үткән атнада Илеш районы Рсай авылында сабантуй карарга насыйп булды. Җор телле алып баручының сүзләреннән халыкның дәррәү көлешкәне мәйдан читендә үк ишетелә иде. Баксаң, Татарстаннан артистлар килгән икән. Хуҗалыкның алдынгы эшчеләрен бүләкләгәннән соң халык алдына үзенең төркеме белән Илсөя Бәдретдинова чыкты. Халык бераз концерт карап хушлангач, уеннар башланып китте. Фәнил Вакказов дигән егет мәйдан әйләнеп һәр уенга тамашачының игътибарын җәлеп итеп йөри. Шул рәвешле, җыр-моң, уен-көлкегә үрелеп барды сабантуй. Ямьле иде, күңелле иде.

– Язгы кыр эшләре беткәннән соң нәтиҗә ясау, алдынгыларны бүләкләү гореф-гадәт булып элек-электән килгән. Без дә әлеге йоланы бетермәдек. Колхоз вакытында ук авылда сабантуй үткәрүгә зур әһәмият бирә идек. Ни өчен? Чөнки авыл халкының төп эш урыны хуҗалыкта гына иде. Халык елына бер килгән әлеге бәйрәмне көтеп тора. Бөтен эшче сабантуйда үзеңнеке.

Хәзер мөмкинчелекләр бик күп, кемдер үз эшен ача, кемдер икенче җирдә эшли. Шунлыктан бүген авылда меңгә якын кеше яшәсә дә, шуның 90–100е генә хуҗалыкта эшли. Кайбер җитәкчеләрдән эшче саны аз, авылдан качкан кешеләр кайтып күңел ачар өчен күпме чыгым чыгарып сабантуй оештырып тормыйбыз дигәнне ишеткән бар. Сүз дә юк, бәйрәм оештыру җиңел түгел. Әмма хуҗалыкта эшләгән кешеләрнең тырышлыгын, аларның хезмәтен лаеклы бәяләргә кирәк бит. Мең кешегә теге 100 кешене күрсәтергә кирәк! – ди “Урал” хуҗалыгы директоры Роберт Габит улы Ибраһимов. – Элегрәк уеннарда катнашучыларны әйбер җыеп бүләкли идек. Заманга ияреп, ул йола да үзгәрде. Бүләкләрнең бәһасы күтәрелә. Бер яулык белән генә кешене уенга җәлеп итеп булмый, шуңа күрә чыгымнар арта инде ул. Артса артыр, әмма милли бәйрәмне онытырга ярамый. Сабантуе да булмаган авыл яшимени инде ул?!

Әйе, заманга ияреп бәйрәмнең эчтәлеге дә үзгәрә. Кыр батырларының чәчү эше тәмамланса, сәхнә уңганнарының нәкъ урак өсте инде ул сабантуй. Артистлардан башка бәйрәмне күз алдына да китереп булмый. Рсай авылына да Илсөя Бәдретдинова очраклы килеп чыкмаган булып чыкты. Ел саен биредә артист чакыралар икән. Билгеле, бушка түгел. Кайдан алалар икән соң шулкадәр акчаны дигән сорауга биредәге авыл биләмәсе башлыгы Рим Зәйтулла улы Садыйков җавап бирде.

–Безнең җирлектә “Урал” җәмгыятенең булуы зур ярдәм итә. Шулай ук спонсорларыбыз да бар. Артистлар белән сөйләшәләр, уеннарга бүләкләр алырга ярдәмләшәләр. Дөресен генә әйткәндә, бүләккә ымсыналардыр, әмма аның өчен генә уенда катнашмыйлар инде ул. Мин, мәсәлән, бүләк отам дип кенә туры баганага менмәс идем. Кулымнан да килми, килсә дә менмәс идем. Ә менә сабантуйда көчемне күрсәтергә теләсәм, менеп буладыр. Кәҗәсендә түгел, мәзәгендә дип катнаша кеше, – ди ул.

Күп җирдә сабантуйларны халыкның сүлпәнлегенә сылтанып исем өчен генә үткәрәләр бит. Имеш, халык матурдан-матур киенеп чыгып, илке-сәлке йөри дә, уеннарда катнашмый, концерт карап, кибет барлап, шашлык ашап кайтып китә. Рсайлылар исә моңарчы бер сабантуйның да алай үткәне булмады, моннан соң да үтмәс диләр. Заманча уеннарны куллана -куллана сабантуйның милли рухын сакларга тырыша алар. Мәйданның олы юлга якын булуы аркасында ат чабышы гына төшеп калган. Электән килгән уеннарга яңаларын өсти-өсти 20дән артык күңелле бәйге үткәрелде.

Ярышларда бөтен кеше дә катнаша ала. “Син – безнеке, син – читнеке” дип бүлеп утырыш юк. Әлбәттә, мондый бүленеш йомырка салынган кашык кабып йөгергәндә түгел, ә “сабантуй батыры” исеме өчен көрәштә килеп туа. Кайбер сабантуйларга махсус чакырылган судьялар үзләренең көрәшчеләрен дә ияртеп килеп, җәнҗал купкан очраклар билгеле. “Милли көрәш” дигән спорт ярышы белән сабантуй көрәшенең икесе ике нәрсә икәнен, һәрхәлдә, шулай булырга тиеш икәнен онытырга кирәкми, әлбәттә. Читтән спортчылар җәлеп итү, артист чакыру кебек күңелле гамәл түгел бит.

Ә артистлар чакыруга килгәндә, тормыш шуны таләп итә, диләр.

– Ел саен сабантуйга бер җырчы чакырырга тырышабыз. Төрле артистлар бар: бушка килүчеләр дә, акча сораучылар да. Яшерен-батырын түгел, халык җыям дисәң, бушка җырлаган артистлар белән генә булмый. Ә акча санап утырсак, сабантуйның яме калмый. Җәйнең шундый матур вакыты бит. Нинди генә сарайларда утырып карасаң да, андагы сәхнәләр ялан сабантуен алыштырмый. Бөтен авыл кешесе дә акча түләп концертка йөри алмый. Ачык һавада башкача, күңеллерәк, ямьлерәк, – ди Рсай авылы сабантуенда иганәче булган Ләйсән Николаева.

Сүз дә юк, сабантуй мәйданында үзгә бер кәеф хөкем сөрә шул анда. Күптән күрешмәгән авыл-дашлар очраша, туганнар күрешә, дуслар аралаша. Бердәмлек хисе барлыкка килә. Ерак Себерләргә чыгып киткәне дә, зур шәһәрләрдә яшәп ятканы да, туган авылында гомер кичергәне дә – һәммәсе дә үзенең шул бер авыл баласы икәнен аңлый бу көнне. Сабантуй, милли кысаларда гына туктап калмый, бөтенхалык бәйрәменә әверелде дисәләр дә, хезмәт һәм шатлык бәйрәме генә түгел, дуслык бәйрәме дип атасалар да, аны хәтта Мәскәү, Санкт-Петербургта да оештырсалар да, бәйрәмнең милли рухы нәкъ авылларда сакланадыр.

Читайте нас: