Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2019, 16:26

“Мраткино”ны инвесторга бирәчәкләр

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Белорет районындагы “Мраткино” тау чаңгысы курорты арытаба да үсешсен өчен инвестор табуны хәбәр итте.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Белорет районындагы “Мраткино” тау чаңгысы курорты арытаба да үсешсен өчен инвестор табуны хәбәр итте.
“Без “Мраткино”га инвестор табуга ирештек. Бу илебездә киң билгеле “Садовое кольцо” компаниясе. Үзгәрешләрдән соң бу Европа классындагы курорт булачак. 3-4 елдан трассалар озынлыгы да, саны да 2 тапкырга артачак. Туристларны сезон әйләнәсенә җәлеп итү нокталары барлыкка киләчәк, иң мөһиме исә – республика икътисады 6 миллиард сумга якын өстәмә чыганаклар алачак”, - дип язды Радий Хәбиров үзенең Facebook-тагы сәхифәсендә.
Курортта бүгенге көндә ел саен 70 мең кеше ял итсә, бу санны 500 мең кешегә кадәр арттырырга ниятлиләр. “Мраткино” курорты үсеше 50 коттедж, 945 апартамент, 15 туклану ноктасы, 3 ресторан, 50 коммерция инфраструктурасы объекты, балалар үзәге, кибетләр, аптека, прокат пунктлары, химик тазарту ноктасын төзүне һәм булдыруны күзаллый. Тау чаңгысы трассалары саны 8дән 15кә кадәр артачак, аларның озынлыгы 7,7 дән 16,2 километрга җитәчәк.
Мраткинода якын арада картинг, панда-парк, сәламәтләндерү комплексы, тау велосипедлары, экотерапия һәм скандинав йөреше трассалары, атта йөрү маршрутлары булдырылачак.
Читайте нас: