Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2019, 14:24

Гөлназ Асаева “Җәннәт” проектыннан баш тарткан

Гөлназ Асаева БСТ каналының "Теге өсәү" тапшыруында катнашуын БСТ каналын караучылар күргәндер инде. Бу тапшыруда өч алып баручы егет йолдызларны таксида йөртә һәм аның белән аралаша.

Гөлназ Асаева БСТ каналының "Теге өсәү" тапшыруында катнашуын БСТ каналын караучылар күргәндер инде. Бу тапшыруда өч алып баручы егет йолдызларны таксида йөртә һәм аның белән аралаша.
Мәскәүдә, Кремль концерт залында концерт куярга әзерләнмисеңме дип сорагач, "Мин ашыкмыйм, тиз күтәрелгән йолдыз тиз сүнә дә ул", - ди.
Алып баручылар Жаннат проекты турында сорый. Җырчының иҗатын яратучылар белә торгандыр - Асаева Жаннат псевдонимы белән Мәскәүгә китеп карьера ясарга теләве турында әйткән иде.
- Жаннат проекты турында ике әтиемнән сорарсыз. Ике әтием, утыртып алдылар да, беркая да бармыйсың, телисең икән ул проектка кул куярга - безне, туганнарыңны онытасың. Гөлназ булып калачаксың, дип әйттеләр. Мин әтиләрне тыңламый булдыра алмадым, - ди.
Читайте нас: