Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2019, 16:52

Алсу кызы Микелла "Голос"та җиңеп алган 1 миллион сумнан баш тарткан

Җырчы Алсу 1 июньдә Балаларны яклау көнендә кызы Микелла белән Казанда булды һәм хәйрия концерты оештырды.

Җырчы Алсу 1 июньдә Балаларны яклау көнендә кызы Микелла белән Казанда булды һәм хәйрия концерты оештырды. Әлеге чара "Алсу балаларга" хәйрия инициативасы кысаларында Анжела Вавилова исемендәге Татарстан фондына, Казан хосписына ярдәм итү йөзеннән узды. Концерттан соң Алсу Инстаграмга зур пост элде. Анда ул Микелла Абрамованың "Голос.Дети" бәйгесендә җиңеп алган бер миллион сумын инде 29 апрельдә үк, үзенең туган көнендә Анжела Вавилова фонды президенты Владимир Вавиловка тапшыруы турында хәбәр итте. "Казан хосписында эшләүче кешеләр - менә кемнәр ул чын каһарманнар. Сезнең олы йөрәгегез алдында баш иям", - диде Алсу. Микелла Абрамова "Голос.Дети" бәйгесенең соңгы сезонында җиңгән иде. Моңа каршы килеп тамашачылар интернетта дәррәү күтәрелде. Халык Алсу һәм Ян Абрамовларның кызы Микелланың җиңүен акчага сатып алынган дип барды. Соңрак тавыш бирү нәтиҗәләре дөрес булмаган дип белдерелде. Беренче канал тавышларның "ботлар" ярдәмендә җыелуы һәм сайлауның гадел булмавы турында хәбәр итте. 24 майда Беренче канал турыдан-туры эфирда "Голос.Дети" бәйгесенең махсус чыгарылышын күрсәтте. Анда җиңүчеләре дип алты финалистның барысы да танылды. Аларга берешәр миллион сум акча бүләк ителде.
Читайте нас: