Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2019, 11:39

Аккошлар

Серле, горур һәм искиткеч гүзәл бу кошларны Бөек Британиядә тиктомалга гына король кошлары дип атамыйлар. Без аларны кече яшьләрдән үк изге, тугры, күркәм һәм нәзакәтле кош образы итеп кабул итәбез. Табигать кочагында яшәүче бу оҗмах кошы үзенең мәгърурлыгы, грациясе, камиллеге белән безне чиксез сокландыра, таң калдыра.

Серле, горур һәм искиткеч гүзәл бу кошларны Бөек Британиядә тиктомалга гына король кошлары дип атамыйлар. Без аларны кече яшьләрдән үк изге, тугры, күркәм һәм нәзакәтле кош образы итеп кабул итәбез. Табигать кочагында яшәүче бу оҗмах кошы үзенең мәгърурлыгы, грациясе, камиллеге белән безне чиксез сокландыра, таң калдыра.


Аккош — суда йөзүче иң эре кош. Табигатьтә аккош өч төрле була: күзләрне камаштыргыч ак, күк һәм күмердәй кап-кара. Аларның чагу кызыл тәпиләре һәм сары яисә әфлисун төсендәге томшыклары болай да матур гәүдәләренә тагын да гүзәллек өсти. Шунысы кызык, без, татарлар, нинди төстә булса да аны барыбер аккош дип атыйбыз.

Табигать белгечләре нинди тавыш чыгаруларына карап аларны системага бүлгәннәр. Мәсәлән, ысылдаучы аккош һәм ерак араларга кадәр яңгыратып каңгылдаучы аккош. Җырларда аккош моңы дип моңлансак та, чынбарлыкта исә аккошлар ныграгы кычкыручы җан ияләре алар.

Ысылдаучы аккош бәбкәләрен үстергәндә төрле тавыш, хәтта эт өрүенә охшаш авазлар да чыгара ала. Яшәгән урыннарына карап, мәсәлән, Америка кара урманнарында яшәүче аккошларны Американыкы дип атыйлар. Аларның гәүдә авырлыгы 6 килограммга кадәр җитә. Евразия тундрасында, сазлыклы урыннарда, елга дельталарында оя корганнарын тундра аккошы дип йөртәләр.

Иң эре аккошлар ысылдаучылар һәм каңгылдаучылар арасында очрый. Аларның гәүдә авырлыклары 15 килограммга кадәр тәшкил итә. Кагынганда канатлары 2 метрга кадәр җитә. Аккошның муены гәүдәсе озынлыгына туры килә. Озын муен аккошка сулык төбеннән азык табарга булыша.

Күк һәм су – бу кошның төп яшәү мөхите. Очканда сәгатенә 60 — 80 километрга кадәр тизлектә очалар. Көчле очу мускуллары меңнәрчә чакрым ераклыкка кадәр очарга булыша. Аккошлар куе мамыклары аркасында 8 мең километр биеклеккә кадәр күтәреләләр. Әйткәндәй, аккошның 25 мең каурые санала. Аяклары кыска булу сәбәпле ул җир өстендә ышанычлы атлап йөри алмый, аның алпан-тилпән атлавы каз йөрешен хәтерләтә, бәлки шуңа да аккошлар коры җиргә азык эзләп сирәк чыга. Октябрьдә аккошларның тезелешеп җылы якка очулары искиткеч тәэсирле күренеш һәм бу сылу кошлар тезмәсен күргән кешегә уңыш юрала. Иң алда, артындагыларга очарга булышу өчен аэродинамик көч тудырып, вожак канат кага. Вожак арыгач, вакыт-вакыт, аны башка көчле һәм тәҗрибәле кош алмаштырып тора. Кызганычка каршы, аларның самолетка бәрелгән очраклары да булгалый.

Аккош гомеренең төп өлешен камышлы күл өстендә үткәрә. Алар салмак, мәһабәт, ышанычлы итеп йөзәләр. Суда башы белән азык эзләгән аккош гәүдәсе ерактан ап-ак мендәр сыман кабарып тора.

Читтән караганда аларның тынычлыгын беркем дә бозарга кыймый сыман. Ләкин бу ялгыш фикер. Табигатьтә гомеренә куркыныч янамаган бер җан иясе дә юк. Ә аккошларга исә бөркетләр һәм балык ашаучы карчыгалар һөҗүм итә. Гомеренә куркыныч янаганда аккош, аякларын шапылдатып, су өстеннән зур тизлек белән йөгереп очып китә. Аларны хәтта моторлы көймә белән дә куып тотып булмый. Әгәр очып китә алмаса яки өлгермәсә, су астына чумып куркыныч тудырган нәрсәдән качалар.

Шагыйрьләр аккош горурлыгына багышлап мәдхия җырларга ярата. Чынлап та, ул гаять горур һәм үзаллы кош: алар күршесендә кемнәрнеңдер яшәүләрен яратмый. Уяу рәвештә, читләрне кертмичә, үз территорияләрен саклыйлар. Пар аккошлар үзләренә комачау тудырганны өнәмиләр. Кирәк чакта үзләренең тынычлыгын бозучыларга, шулай ук алар яшәгән урынга кызыксыну күрсәтүчеләргә, агрес-

сия белән җавап бирергә сәләтлеләр. Ул канаты белән кешенең кулын сугып сындыра ала, җитмәсә, көчле томшыгы — аның өстәмә коралы.

Гадәттә аккошлар яшәү өчен аулак һәм ерак урыннарны сайлыйлар. Шулай да алар кайбер чакта кеше яшәгән урыннан ерак булмаган җирдә дә яшәргә мөмкиннәр. Бу хәлне ул урыннарда аккошларны саклыйлар һәм ашаталар дип аңларга кирәк. Тулысынча хәвефсезлек һәм яшәү уңайлылыклары булганда гына аккошлар кеше белән күрше яши ала. Орнитологлар билгеләвенчә, кара аккошлар — иң тыныч холыклылары. Ә аклары талашырга яратучан.

Аңлашылуынча, күп вакыт суда яшәгәнлектән, ризыкларны судан табалар. Әгәр ел мул явым-төшемле килсә һәм шул сәбәпле сулыкларда су артса, аккошлар туенырга җим таба алмый тилмереп, ачыга башлыйлар. Ачлык кичерсәләр, очарлык көчләре калмый. Әмма сайланган урынга бәйләнгәнлек яхшы вакытларга кадәр аларны шул урында тота. Ак аккошлар аеруча күп ашый. Аларга көненә гәүдәләренең чирек өлеше кадәр азык кирәк. Шуңа да азык эзләү мәшәкате тормышларында зур урын били.

Мәгълүм булуынча, аккошлар чынлап та тормыш иптәшен гомерлеккә сайлыйлар һәм алар бер-берсенә тугрылык саклыйлар. Тик тормыш иптәше исән булганда гына. Тол калу белән, ата аккошмы яки ана аккошмы ул, үзенә яңа пар таба.

Ояны камыштан һәм кипкән яфраклардан аулак урыннарда ясыйлар. Ояның зурлыгы диаметрында 3 метрга кадәр җитә. Ояны гадәттә ана аккош ясый. 3—5 йомырка салганнан соң 40 көнгә кадәр өстендә утыра. Ата аккош ананы саклый, куркыныч янаганда аны кисәтә. Әгәр кошларга хәвеф-хәтәр янаса, йомыркаларына мамык һәм чыбык-чабык өеп, оядан артык ерак китмичә, тирәләп йөриләр. Территорияне тикшергәннән соң гына ояга әйләнеп кайталар. Биш атнадан соң йомырка чиртеп чыккан бәбкәләр ата-анасына яңадан-яңа мәшәкатьләр өсти. Бәбкәләрен ел әйләнәсенә кайгырталар, зур үскән бәбкәләре җылы якларга очарга әзер булганда да, һәрчак бергә йөриләр. Яшь бәбкәләр ата-анасы күзәтүе астында сай урыннарда тамакларын туйдыралар. Алар 4 яшькә генә җенси яктан өлгерәләр.

Аккош тормышы әкият-риваятьләр белән тулы. Шуларның берсе, янәсе дә аккош 150 яшькә кадәр яши. Аларның тәпиләренә балдаклар кидерү һәм маякчыклар ярдәмендә күзәтү табигый шартларда 20—25 елдан да ким яшәмәүләрен ачыклаган. Әмма мондый тикшеренүләр чагыштырмача яңа гына барлыкка килгән. Читлек артында аларның 30 яшькә кадәр яшәүләре дә билгеле.

Аккош — Кызыл китапка кертелгән. Аның уникальлеге шунда ки, табигатьтәге табигый тормышыннан тыш аккошның әкияти образы да бар. Бу мәхәббәт кошының тормышы борын-борыннан кешелек дөньясын матур хыяллар һәм гармония белән озата килә. Күп халыклар аккошны изге хәбәр китерүче һәм изге фараз юраучы дип саный. Аккош серләре безне әсир итә һәм аларга карата кызыксынуыбыз беркайчан сүнми һәм сүрелми. Табигатьнең гаҗәеп бу могҗизасын саклап, киләчәк буыннарга тапшыра алсак икән.


Беләсезме?

*Алар Төньяк ярымшарда ешрак очрый. Шулай ук Яңа Зеландия, Австралия һәм Көньяк Америкада яшиләр.

*Аккошлар Европаның суда йөзүче иң эре кошлары булып санала.

*Каңгылдаучы аккош Финляндиянең милли кошы итеп танылган.

*Кара аккош Көнчыгыш Австралия эмблемасын бизи.

*Орниотологлар, кара аккошлар тормышын өйрәнгәннән соң ата кара аккошларның бер җенесле парларда яши алуын ачыклаган. Шул ук вакытта алар йомырка салдыру өчен аналарны файдаланалар. Йомырка салганнан соң аталар ананы куып чыгаралар һәм йомырканы үзләре утырып чыгарып, бәбкәләрне карап үстерәләр.

*Аккошларның күрү сәләте бик яхшы.

*Аккошның койрык очында каурыйларын майлау өчен махсус май бизе бар. Кошлар шуның ярдәмендә чыланмыйча суда озак торалар.

*Партнерларына гына түгел, кардәшләренә дә гаять игътибарлылар. Әгәр көтүдә берәрсе авырып китсә, аның терелүен көтеп, җылы якларга очмый торалар.

*Русия территориясендә яшәүче аккошлар гына көзен җылы якларга оча. Мәсәлән, Алтай крае күлләренә генә ел саен 300дән артык аккош килә.

*Орнитологлар аккош төсенең яшәгән урынына бәйле булуын ачыклаган. Кагыйдә буларак, җылы якларда яшәүчеләр салкын урыннарда яшәүчеләргә караганда карасурак төстә була икән. Шуңа да төньяк районнарда кар сыман аккошлар гына очрый.

*Кара муенлы аккошның муены гына кара, ә гәүдәсе ап-ак була.

*Гәүдәсе авыр булу сәбәпле аккош канатлары белән бераз талпынып торганнан соң гына очып китә. Шул сәбәпле алар күп вакытларын су өстендә үткәрәләр.

*Аккошларның үзләрен тотышы буенча кешеләр һава торышын алдан фаразлаганнар. Мәсәлән, әгәр көндез аккош башын аркасына салып йөзсә, һава торышы бозылуын көт тә тор. Әгәр ояларын калку урыннарга төзесәләр — ел яңгырлы булыр.

Читайте нас: