Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2019, 14:08

Сортсыз агачта җимеш үсәме?

Яки теләсә кемнән үсенте сатып алып отабызмы, әллә отылабызмы? Бакча үстерүчеләрнең иң кызу мәле. Шәһәр базарлары төрле куаклар һәм җимеш агачлары тәкъдим итүчеләр белән тулган. Берсеннән-берсе матур фотолар беркетелгән яшь үсентеләрнең озынлыгына һәм юанлыгына кызыгып, сатып алучылар агымы өзелми.

Бакча үстерүчеләрнең иң кызу мәле. Шәһәр базарлары төрле куаклар һәм җимеш агачлары тәкъдим итүчеләр белән тулган. Берсеннән-берсе матур фотолар беркетелгән яшь үсентеләрнең озынлыгына һәм юанлыгына кызыгып, сатып алучылар агымы өзелми.

Моңа кадәр бакча үстермәгән кешеләр, озын һәм юан үсентеләр иң яхшысы дип уйлап, шуларны сайлый. Сатучылар исә сыйфатсыз һәм безнең төбәккә яраклаштырылмаган үсентеләрне, кеше рәнҗешеннән дә курыкмый, мактый-мактый сатуларын белә. Агач гадәттә 6-7 елдан соң гына җимеш бирә башлый, шуңа да курыкмыйлар алар. Җиде елдан соң кемнән нинди куак яки агач сатып алганны кайсыбыз хәтергә төшерә ала?

Шулай итеп, җылы төбәкләрдән бер үсентене 150-200 сумга алып килеп 500-600 сумга сатып утыручылар кесәсен калынай-табыз. Сатып алмас идең, сыйфатлы үсентеләр үстерүче махсус питомниклар ябылып бетте. Булганнарына да ерак дип барып алучылар сирәк яки мөмкинчелек юк. Шуңа да урам почмагындагы сатучыларга килергә кала. “Садоводы России” оешмасы рәисе, Дәүләт Дума-сының мәгълүмат сәясәте һәм мәгълүмат технологияләре коми-теты рәисе урынбасары Андрей Туманов та тармактагы җитешсезлекләрне бәян итте.

– Илдә җимеш агачлары, үсентеләр белән шөгыльләнү һәм үсентеләрне тикшереп сату, күзәтчелек итү эше бик аксый. Совет заманында гөрләп эшләп килгән питомниклар бармак белән генә санарлык калды. Ил буенча берничә төбәк кенә бу тармакка тиешле игътибар бирә. Безнең кебек зур илдә һәрбер төбәкнең үзенең үсентеләр питомниклары булырга тиеш. Чөнки һава шартларының төрлелеге моны таләп итә. Мәсәлән, Кырымнан алып килгән алмагач үсентесеннән Себер тарафларында беркайчан да яхшы уңыш алып булмаячак. Бу тармактагы эшчәнлекне көйләүче законнарны да күптән үзгәртәсе бар, – дип белдерде.

Санкцияләр кертү авыл хуҗалыгы базарын җанландыра төште, әлбәттә. Җиләк-җимеш, яшелчә үстерү өчен җирләр, теплицалар төзү өчен дә дәүләт ярдәме күрсәтелә башлады. Эшлим дигән кешегә дәүләт йөзе белән борылгач 2-3 ел эчендә меңәрләгән гектар теплица мәйданнары калкып чыкты. Помидор белән кыяр ул банан түгел бит инде, үзебездә дә үстереп була. Тик дәүләттән башлангыч ярдәм һәм үстергән уңышны сатып алуны гына оештырырга кирәк.

Ә нигә питомниклар белән шундый ук зур эш башламаска.

Бүгенге көндә шәһәр халкы да онытыла башлаган бакчаларын яңарта башлады. Күпләр шәһәрдән читтәрәк җир алып йорт төзеп керүне кулай күрә. Җирең булдымы, анда барыбер нәрсә дә

булса утыртасың. Шулай булгач үсентеләр питомникларын арттыру юлын хәстәрләргә кирәк. Әмма бу тармак әле булса килмешәк булып кала бирә.

Бу турыда Башкортстан фәнни-тикшеренү институтының Кушна-ренко селекция үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Харис абый Фазлыйәхмәтов сөйләгән иде.

– Берничә ел инде илдә импортны үзебезнекенә алмаш-тыру буенча төрле программалар кабул итеп торалар. Ләкин әлеге программаларның җылы җиле безгә килеп ирешкәне юк. Хөкүмәт тотынгач хәлләр бездә дә яхшырыр әле дип куандык. Әмма әлегә безнең тармакка игътибар итүче юк. Бүген дә читтән сатып алу үзебездә үстерүгә караганда отышлырак дигән фикер дәвам итәме, әллә инде үсентечелекнең, башка кайбер тармак кебек, тиз генә керем китермәве эшне тоткарлыймы.

Өлкән буын кешеләренең исендәдер, 90 нчы еллар азагында республикада 12 питомник бик уңышлы эшләп килә иде. Аның берничәсе шәхси кулларга күчте, күпләре бөлгенлеккә төшеп бөтенләй ябылдылар. Безнең Кушнаренко питомнигы да авыр көннәр кичерә. Без башлыча яңа, үзебезнең регионга яраклашты-рылган сортлар өстендә эшлибез. Күпләп яшелчә-җимеш үстереп сату үзмаксат түгел. Узган елны үстергән уңышны җыеп алырга мөмкинчелек булмады. Хезмәт-кәрләребезне кыскартып бетү нәтиҗәсендә 30 төрле культура уңышы бозылып череде. Үзләре җыеп алырга теләүчеләрне керт-мәскә тырышабыз, чөнки яңа уйлап чыгарылган, әлегә күзәтү астында булган сорт агачларын уңыш җыйганда сындыручылар да була бит. Һәрбер яңа сортны уйлап табып кулланышка керткәнче дистә еллар үтәргә дә мөмкин. Фәнгә тиешле караш булмаганда тагы да озаккарак сузылырга да мөмкин. Яхшы питомниклар булмау аркасында, гади халык юл чатларында сыйфатсыз үсенте алып отыла. Стәрлетамак питомнигында һәм бездә үстерелгән үсентеләр барлык халык ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый, әлбәттә. Кемнеңдер ерактан барып алу мөмкинчелеге юк. Шуңа күрә мошенниклар, алыпсатарлар арта да инде. Алар, гадәттә, көнь-яктан китерелгән үсентеләр сата. Җылы якларда үскән агачлар безнең кышларга чыдамый.

Соңгы елларда үсентечелек белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарлар да күренгәли башлады. Нефтекама шәһәре янында Рамил Хәбибуллин исемле эшкуар ун еллап элек крестьян-фермер хуҗалыгы төзеп үсентечелек белән шөгыльләнә башлый. Бүгенгесе көндә ул безнең төбәккә яраклаш-тырылган алма, груша һәм башка җимеш агачлары үсентеләре белән танылу алып өлгерде. Питом-никлар яңадан тергезелсә, халык шикләнмичә үсенте сатып алып җимешле булыр иде. Питомниклар Республика казнасына керем китерер, ә халыкка эш урыннары барлыкка килер иде. Үзгәреш булмаса, юл чатында сыйфатсыз яки бөтенләй ялган үсенте сатучылар керем алуын дәвам итәчәк. Ни өчен шулай?


Әйткәндәй,


Радий Хәбиров кушуы белән бакчачыларга ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара эшче төркем булдырылды.

Республикада бакчачылык белән 552 мең гаилә шөгыльләнә. Дача участокларының гомум мәйданы 42,4 мең гектар. Миллионнан артык кеше шәһәр янында яшәп, үз җирләрендә казына. Алар үзләре генә җиләк-җимеш һәм яшелчә ашамый, артып калганын сата да. Әмма күпчелек җирләрдә бакча-ларга илтүче юллар юк, су килмәгән, электр һәм газ үткәрү буенча проблемалар бар. Чүп өчен аерым контейнерлар юк, булган-нары да вакытында бушатылмый, тулып ята.

Моңарчы бакчачылар бу кыенлык-ларны үзаллы хәл итәргә тырышты. Әмма әлеге пробле-малар теге яки бу яклап барыбер һәр гаиләгә диярлек кагыла икән, дәүләт тарафыннан да игътибар булырга тиештер шәт. Бакчачыларның җилегенә үткән әлеге проблемалар республика бюджеты проекты буенча парла-мент тыңлауларында күтәрелде. Бу мәсьәләләрнең төрле органнар компетенциясендә булуы кыенлык-лар тудыра. Шуңа күрә ярдәм итүнең ачык чараларын оеш-тырмый бу хәлдән котылып булмый.


Белгеч фикере



Нинди дә булса җимеш агачы сатып алырга уйласагыз сатучыдан бакча үсентесенең төре, сорты һәм аны сатуга чыгаручы питомникның исеме күрсәтелгән сорт индификацияләү сертификатын сорарга кирәк. Мондый документлары булмаганда сортлы алмагач урынына кыргыен алуыңны көт тә тор. Әле тагын төрле авырулар, корткычлар белән зарарланганы эләгүе дә ихтимал. Үсенте алганда аның тамыр системасына игътибар итәргә кирәк. Ул кипмәгән һәм 20-25 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Туфраклы савытта тәкъдим ителгән үсентеләргә өстенлек бирергә тырышыгыз. Кайрысының зарарланмаган булуы, ялгау урынының (прививка) яхшы күренүе шарт. Артык юан һәм озын үсентеләрне урап узыгыз. Алар җылы якларда үстерелгәнне аңлата. Безнең регионда 1-2 еллык үсентеләр 1,5-2 метр озынлыкка җитә алмый. Аннары кечерәк һәм яшьрәк үсентенең тизрәк алынып китүен дә онытмагыз.



Читайте нас: