Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2019, 14:46

Өч бала янына – тагын дүртне...

Тәрбиягә бала алу җаваплылык һәм сабырлык таләп итә. Миякә районында яшәүче Гүзәл Вәлиеваны бу кыю адымга барырга нәрсә этәргән?

Миякә районына командировкабыз Халыкара балаларны яклау көне алдыннан туры килде. Шуңа балалар үстереп-тәрбияләгән, калганнарга үрнәк итеп куярлык, “вәт бит әй!” дип сокланырлык, үзенчәлекле гаилә белән танышу иде исәбебез. Безгә хакимияттә ике дә уйлап тормый Вәлиева Гүзәл Мәгафүр кызын тәкъдим иттеләр.

“Үзенең өч баласы бар, тәрбиягә дүрт бала алды” диделәр аның турында.


Гүзәл ханым белән аның эш урынында очраштык. Миякә районының үзәге Кыргыз-Миякәнең “Акбузат” балалар бакчасы мөдире ул. “Сезнең әйләнә-тирәгез балалардан гына торган кебек: эшегез сабыйлар белән бәйле, гаиләгезгә дә дүрт малайны сыендыргансыз. Ничек шулай килеп чыкты?” – дигән сорауга: “Нәрсә кулдан килә, шуны эшлибез”, – диде ул шаяртып.

Шаярту шаярту белән, әмма җитди вазифа биләү, балалар үстерү, өстәвенә чит сабыйларны тәрбиягә алу – үтә дә җаваплы адым. Гүзәл Мәгафүр кызы үзе өч балага гомер биргән. “Бүген ике кызым – студентлар, – ди ул. – Өлкәне Уфада медицина университетының өченче курсында укый. Икенче кызым Стәрлетамак химик-технология колледжының беренче курсын тәмамлый. Улым алтынчы сыйныфка күчте”.

Бүгенге заманда өч бала болай да күп бала дип исәпләнә. Шуңа карамастан, чит балаларны тәрбиягә алуга ни сәбәп булган?

“Улым ике кыз арасында үсте. Апалары чыгып киткәч, берүзе телефонга капланып утырмасын дип, иптәшкә берәр малай алып кайтырга дигән уй туды. Югыйсә, хәзерге балалар урамга чыгып уйнамыйлар, компьютер һәм телефонга текәлеп утыралар. Үзе кебек иптәш булса, рәхәтләнеп уйнарлар иде дип, опека органнарына мөрәҗәгать иттем. Миңа өч бертуган малайларны тәкъдим иттеләр, – дип искә ала ул көннәрне әңгәмәдәшем. –Малайларның яшьләре улымныкы тирәсе икән. Ризалашып, кунакка алып кайттык”.

Бу урында шуны билгеләп китик: опекага яки тәрбиягә бала алырга теләгән гаиләләр башта аларны 3-4 көнгә кунакка алып кайта. Йорт мохитендә аралашу бер-береңне ныграк белергә, өйрәнергә, нәтиҗә ясарга ярдәм итә. “Беренче көннән үк җылы бәйләнеш барлыкка килде, – ди Гүзәл ханым. – Малайлар үзара дуслашып киттеләр. Холыклары белән дә туры килгән кебекләр. Шуннан инде аларны гаиләмә алырга дигән ныклы карарга килдем. Әмма шул вакытта миңа өч яшькә кадәрге балалар йортыннан шалтыратып, аларның дүртенче энеләре дә бар дип хәбәр иттеләр. Хәлне аңлаттылар. “Аласызмы?” дип, кыенсынып кына сорадылар. Мин башта икеләнеп калдым. Курку да бар. Ни дисәң дә, бәләкәй бала күп игътибар сорый, аңа аерым тәрбия кирәк. Икенче яктан, балаларның бертуган булуларын да уйлыйм. Әни белән киңәшләшкәч, аның да “алып кайт” дигән сүзе булгач, дүртесен дә алырга булдым”.

Тыныч кына яшәп яткан тормышка берьюлы дүрт малайның килеп керүе дөньяны баштан аяк үзгәртәдер кебек. “Кискен үзгәрешләр сиздем дим әйтә алмыйм, – ди Гүзәл Вәлиева. – Барысы да ничектер табигый килеп чыкты. Әйтерсең лә, шулай булырга тиеш. Танышларым да, “синең анда күмәк малайлар ду киләдер инде, сугышып та алалардыр” дип кызыксыналар. Әмма өйдә тавыш-кычкырыш ишетелми, сугышканнарын күргәнем юк. Һәрберсе үзаллы, үз бурычларын беләләр. Олылар бәләкәйләрен карыйлар, ярдәм итәләр. Минем принцип – хезмәт тәрбиясе. Шуңа кулларыннан килерлек эш кушарга тырышам. Эшләрне бүлеп бирәм. Буш вакытларында бергәләп уйныйлар. Велосипедлар алдык, йорт янында күршенең төзелеп бетмәгән участогы бар, шунда туп тибәләр. Гел күз алдымда уйнагач, күңел тыныч”.

Әйткәндәй, Гүзәл Мәгафүр кызы күптән түгел Ярлекәү авылында ике катлы йорт төзеп бетереп кергән. Шуңа биредә балалар өчен уңайлы шартлар булдырылган. Балаларның яшәү шартларын тикшерергә килгән комиссия әгъзалары да канәгать калган. “Шулай да эшлисе эшләр күп әле”, – ди Гүзәл ханым.

***

Дүрт малай – дүрт холык-фигыль. Сабый булуларына карамастан, тормышның кара якларын күрергә, сынауларын кичеререгә өлгергән балаларның күңеленә юл табу һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел. Нечкә психолог булырга кирәктер, мөгаен. “Иң өлкәннәре сигезенче сыйныфны тәмамлады. Анысы бик җитди. Үз тиңдәшләре белән аралаша, әмма өлкәннәр белән ачылып китеп сөйләшми. Уйчан малай. Ни дисәң дә, зур бит инде, барысын белеп-аңлап тора, төрлесен уйлый торгандыр, – дип бәя бирә Гүзәл Вәлиева. – Бәләкәйрәкләре тизрәк өйрәнеп, күнегеп киттеләр. Берсе минем улым белән бергә бишенче сыйныфны тәмамлады. Икенче сыйныфка барачак малай вакыты-вакыты башы авыртып җәфалана. Дәваланып торабыз. Алып кайткан вакытта курыккан кеше кебек бөрешеп йөри иде. Хәзер ул гадәтеннән арынып бара. Иң төпчекләренә дүрт яшь тулды. Башта ул сөйләшү буенча тиңдәшләреннән нык калыша, сүз запасы бик сай иде. Аңарда да курку хисләре бар иде, уенчыклар белән уйный белми иде. Шөгыльләнә торгач, алга китеш сизелә. Хәзер инде рәхәтләнеп аралаша, шигырьләр сөйли. Анысы бик хәйләкәр. Әллә инде тормышында төрле өлкәннәр белән очрашырга туры килгәнгәме, кешене сынап карый торган гадәте бар. Мине дә шактый сынады, төрлечә кыланып карады. Әмма мин балалар белән эшләп, төрлесен күреп өйрәнгәч, аптырап калмадым.”.

Икеләнеп кенә алган төпчек майлай хәзер нур чәчкән карашы, мөлаем елмаю белән барысын да үзенә каратып тора. Абыйлары чиратлашып күтәреп кенә йөртәләр.

“Ялга кайткан чакта кызларым да бәләкәйсен бәләкәй итеп яраталар, зурлары белән зурларча аралашалар, – ди Гүзәл Мәгафүр кызы. – Аеруча икенче кызым холкы буенча малайлар белән тиз уртак тел таба. Көнләшү дигән нәрсә булмады”.

Үз балаң белән тәрбиягә алган баланы карауда аерма бармы дип кызыксынам. “Гадәттә, үз балаңны үстергәндә, тәрбияләгәндә гамәлләреңә анализ ясап бармыйсың. Тыңламасалар, тиз генә әрләп тә аласың. Ә тәрбиягә алган балаларга берәр нәрсә әйткәнче башта уйлыйсың, ничегрәк дөрес булыр икән дип, һәр адымыңны уйлап башкарасың, – ди ул. Ни дисәң дә, бу балалар – күңелләренең бер өлеше китек сабыйлар. – Шулай да тезгенне артык буш тотарга да ярамый. Эшкә өйрәнеп үскән бала бу тормышта югалып калмый ул”.

Гүзәл ханым әйтүенчә, ике бәләкәй малайга сәламәтлекләре буенча әлегә инвалидлык билгеләнгән. Җайлап булса да, алга китеш сизелә, шуңа киләчәктә инвалидлыкларын алырлар, бәлки, дигән өметтә ул. Әңгәмәдәшемнең киләчәккә теләкләре гади дә һәм шул вакытта бөек тә – балаларны укытырга, үстерергә, үз тормышларын табарга ярдәм итәргә. "Балаларымны карашырга ярдәм иткәннәре өчен әниемә, сеңлемә һәм аның тормыш иптәшенә рәхмәтләрем чиксез", - ди ул.

Әйе, тәрбиягә бала алу – җаваплылык, сабырлык, түземлек сорый торган гамәл, ә моны бөтен кеше дә башкара алмый. Күпме генә хезмәт хакы түләсәләр дә, бала яратуны бернинди бизмәндә дә үлчәп булмый.

Миякә районының яшьләр сәясәте һәм опека һәм попечительлек эшчәнлеген оештыру буенча комитет рәисе Гатина Лиана Риф кызы: “Гүзәл Мәгафүр кызының гаиләсе белән малайлар арасында шунда ук җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Балаларның бу гаиләгә эләгүләренә без шатланып бетә алмыйбыз. Биредә алар гаилә кыйммәтләрен аңлап, хезмәткә өйрәнеп үсә”, – ди.

***

Гүзәл Мәгафүр кызы – район советы депутаты да, ул җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Аның тәртип яратканы эш урыныннан ук күренеп тора. “Акбузат” балалар бакчасының заманча таләпләргә җавап биргән яңа бинасының эче дә, тышы да ялт итеп тора. Һәр җирдә чисталык, пөхтәлек. Дөресен генә әйткәндә, зәвык белән, уйланып эшләнгән мондый матур балалар бакчалары республикада күп түгелдер, мөгаен. Төркемнәрдә яңа мебельләр, уенчыклар, түгәрәкләрдә шөгыльләнү өчен иркен, якты бүлмәләр. Бер почмакта музей оештырганнар. Без барганда биредә районның мәктәпкәчә яшьтәге балалары арасында шахмат бәйгесе бара иде. Бакча яны участогында яшелчә-җимеш үстерәләр.

120 балага исәпләнгән бакчага бүген бу саннан күбрәк бала йөри. Ә йөрергә теләүчеләр саны тагын да күбрәк.

Язгөл САФИНА.

Татьяна СЕМЕНКО фотосы.


Читайте нас: