Йөрәгендә кояш йөрткән кешеләр бар. Аңа ия булганнар шул яктылыкны башкалар белән юмарт өләшә дә белә. Зур зәңгәр күзләрен тутырып багып, һәрчак шатлык нурларын бүләк итүче Гөлназ нәкъ шундый. Аны беренчегә күргәндә үк шушы шаян яктылык бөркегән матур күзләренә һәм искиткеч теремеклегенә игътибар иткән идем. Бүген дә, билгеле актриса булып җиткәч тә, Гөлназ шулай ук шаян, көләч, теремек, үткер, җитез, уңган, тырыш, уңышлы һәм чибәр. Үзе өстендә эшли торган гүзәл зат ул Башкорстанның атказанган артисткасы, “Актер җыры” республика конкурсы дипломанты, “Дуслык моңы” җыр фестивале дипломанты, “Туган тел-2003” татар җырын башкаручылар республика конкурсының Гран-при иясе, күп мактау , бүләкләргә лаек булган, чишмәдәй моңлы тавышлы җырчы, “Нур” театрының әйдәүче актрисасы Гөлназ Мират кызы Мөхәммәдиева!
“Нәүрүз гүзәле” бәйгесендә катнашып, үзенең бик тә килешле сыйфатларын танытырга, саф татар кызын сәхнәдән күрсәтергә әзерләнгән Гөлназ белән туксанынчы еллар башында таныштык. Җан-фәрманга борчылып, конкурска әзерләнеп йөргән көннәрнең берсендә “Азатлык” татар яшьләре берлегенең офисына килеп кергән иде ул. Аның бик матур киемнәрдә, мәгънәле чыгышы истә калган. Татар милли киемнәре “төшкә генә кергән” чорда әнисенең иң матур яулыгыннан калфак тегеп кигән иде ул.
“Бүген татар хатын-кызы булып, милли кием киеп йөрер мөмкинлекләр бар. Ул вакытта берни юк иде. Бик матур, почмагына бер генә чәчәк төшкән яулыкны солдат хаты кебек бөкли -бөкли калфак теккән идем. Жюри аны чын татар калфагы дип уйлаган. Бәйгегә нык әзерләндем. Үземнең татарлыгымны, чыгышымны, рухымны күрсәтү өчен тырыштым. “Гөлҗамал”ны җырладым. Матур бәйге булды ул. Мәгънәсе дә тирән иде: сәләтеңне барлыйсың, рухыңны баетасың, укыйсың, әзерләнәсең. Сер бирәсе килми бит.
Соңрак Казанда “Гыйффәт туташ” бәйгесендә катнашып, җиңеп кайттым. Анысына әнкәй этәргеч бирде. Ул укытучы иде. Яшьлегендә артист булып китү хыялы тормышка ашмый калган. Мине үзенең дәвамчысы, хыялын тормышка ашыручы итеп күрде. “Сөембикә” журналының бер санында шул бәйге турында укып белгәч, “барасың!” диде”.
Һәр эшкә җаваплы карап өйрәнгән Гөлназ бәйгегә әзерләнә башлый.“Н.Крупская исемендә”ге китапханәдә халкыбыз мәдәниятенә, тарихына кагылышлы әдәбиятны өйрәнә, җыр әзерли, биюен шомарта. Үзе Уфа сәнгать институты студенткасы. Уку программасы чыгарылыш имтиханнары, уйныйсы спектакльләр белән тулы. Кая, ничек өлгерергә?
Шул вакытта укытучысы, профессор Габдулла Гыйләҗев, диплом алды спектакле һәм имтиханнар расписаниесен үзгәртү мәсьәләсен деканат белән хәл итеп, Гөлназга Казанга “Гыйффәт туташ” бәйгесенә барырга мөмкинлек тудыра. Остазына Гөлназ бүген дә бик зур рәхмәтле. Ул кызның икеләнеп торуын күреп: “Балам, бар!” ди һәм бөтен каршылыкларны хәл итә. Укытучысы, яраткан артистыбыз, арабыздан вакытсыз киткән Рәфил Нәбиуллин турында да бик җылы хисләр яши актриса күңелендә. “Кешенең милләтендә дә белемендә дә түгел эш, аның кешелегендә бөтен сер” – ди актриса.
“Мин тормышта барына да үз тырышлыгым белән генә ирештем. Бәйгедә өч призлы урынны яулыйсы кызлар билгеле иде инде. Алар бер дә борчылмый йөрделәр, ә без утта янабыз. Аларның бүләкләү өлешендә киясе күлмәкләренә кадәр әзер иде. Тик бернәрсәне искә алмаганнар – бәйге бит халык алдында бара. Тамашачы карый: читтән килгән туташлар теге өч кыздан яхшырак. Монда бит үз төбәкләреннән иң-иң лаеклар килгән. М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы шыгрым тулы. Күпме халык! Шунда батырчылык итеп ничек чыктым икән сәхнәгә дип әле уйлап, сискәнеп куям. Бәйге барышында көтелмәгән үзгәрешләр килеп чыкты. Жюри бик абруйлы иде. Кемнәрнеңдер планнары “пыран-заран” килде. Беренче урынга дигән кыз өченче урында калды, без ике кыз 1нче, 2 нче урынга чыктык. Беренче урынга чыккан кыз КФУда укый, шигырьләр яза һәм күп балалы гаиләдән дә иде. Аңа төсле “Рубин” телевизорын бүләк иттеләр, миңа – тун! Аның өчен сөенүләрем. Берни юк вакытлар иде бит. Ул дубленка әле дә авылда эленеп тора. Егерме алты ел үтте, берни булмады аңа, шулкадәр сыйфатлы итеп теккәннәр. Әле тотып реклама ясарлык, чын!
Мин гел гаделлек яклы булдым. Гаделсезлекне күргәндә кулымнан килгәнен эшлим. Кемдер сабакташларымны кимсетергә теләсә, аларны да яклаша идем.
Институтта да тырышып, гел “4”ле, “5”легә укыдым. Укытучыларым биргән нигезгә таянып, егерме алты ел яраткан театрым “Нур”да эшлим. Мин биш профессиональ артист янына килгән дипломлы алтынчы актер идем. Ярты елдан соң Сәвия апа да килеп, тәҗрибәле кешегә таянып эшләп киттек. Калган яшьләр “Нур” театры өчен җыелган төркем иде. Килү белән төп рольләрне ышандыра башладылар. Ә ул чакта театр дигән исеме генә бар иде. Башлангыч чорда репетицияләр ясаган җирдәге шартларны искә төшерсәң, чәчләр үрә баса. Сәхнә артындагы безнең эш бүлмәсе төнгелеккә “Стрептиз-бар”га әйләнә иде. Иртән килгәч, аны җилләтеп, җыештырып, репетиция ясыйбыз. Реквизитлар да, берни юк заман. “Әнә теге шешә матур, ташламагыз!” дип арурак тоелганнарын алып куя идек.
Һәр кешегә сынау куела. Ул шул сынау чорын үтәргә, җиңәргә тиеш. Миңа тормышта ниндидер сынаулар куелган, мин аларны үтәм. Эшләргә яратам! Эшем күп! “Нур” да алты дистәдән артык роль чыгарганмын. Халык белсә, яратса, шул җиткән. Аллага шөкер, ун ел элек эшләгән рольләремне дә искә төшереп сөйлиләр. Ә театрның көче бар аның. Халык театрга тартыла, сәнгатькә тартыла. Халыкка хәзер эчкерсезлек, үзен рухи баетырга вакыт җитми. Халыкны дөнья баскан!
Рольләрнең ул күңелеңне, җаныңны ачканы якын. Бөтен рольләремне дә яратам. Образлар чыгарганда бик тырышып эшлисең. Икенче рольләр белән дә тамашачыны яулап була. Төп рольне уйнап та халык күңеленә керә алмаган кешеләр бар.
Һәр роль кадерле, йөрәкне ярып саласың. Егерме алты ел ничек үтеп киткәнен хәтерләмим дә: ике бала да үсте, яшь тә бара. Һәр ролемдә яшим. Аерып әйтәсем килгәне: “Сайрар кошым”дагы Фәридә образы. Озак әзерләнеп, бик яратып уйнадым аны. “Җизнәкәй” унөч ел дәвам итә. Аның сере шундадыр, кешеләр энергетика, саф хисләргә сусаган. Анда тере тавыш белән җырлыйбыз. Халык шуны бәяләми дисезме?
“Су юлы”нда да тере тавыш белән җырлана. Татарчаны аңламаган кешеләр дә шул вакытта колакчыннарын салып тыңларга тырышалар. Репертуардан алынган бу спектакльләрне кире кайтарасы килә. Тамашачыга алар җитми.
Әле “Һиҗрәт” чыкты. Анда кешеләрнең күңел байлыклары ачыла. Әйе, гел идеаль уңай образларда гына уйнамый актер. Кире образлар белән дә тамашачыны яулый аласың икән, уңышлы эшлисең дигән сүз.
Мин өлкән яшьтәгеләрне дә, яшь геройларны да уйный алам. Беркайчан да тәкъдим ителгән образлардан баш тартканым булмады. Ни кушсалар, шуны эшлим. Җиде айлык авырым белән тәгәрәп Арлекин булып мәтәлчек атып та йөрдем. Балалар: “Беременный Арлекин!” дип көлеп утырды. Шулай бирелеп, театр яшәсен дип эшлибез. Бисмилламны әйтмичә, догамны укымыйча сәхнәгә атламыйм”.
Үзен төрле өлкәләрдә сынап караган кеше ул Гөлназ. Ул актриса да, җырчы да, тамада да, ТВ һәм радиотапшырулар алып бару тәҗрибәсе дә бар. Андыйларны “эш аты” диләр. Сүзгә дә кеше кесәсенә керми, тәмен белеп кенә сөйләп җибәрә. Гастрольләргә еш чыга. Социаль челтәрләрдә Гөлназ “Нур” артистларының кайда, ничек йөрүе турында да язып өлгерә. Сценарийлар яза, бәйрәм программалары төзи. Бер ни белән дә исәпләшеп тормый. Андый кешене язмыш та тик тотмый, сынап кына тора. Кияүгә чыгып, улы Ирекне алып кайтыр көннәр җиткәндә, декрет ялындагы Гөлназга берни аңлатып тормый, тулай торактан чыгарып җибәрәләр. Яшь гаиләнең булган мөлкәтен ак җәймәсенә төреп, комендант коридорның бер почмагына ташлаган, сыймаганын чүпкә очырган була. Ире икенче шәһәрдә эшләгән вакыт була әле бу. Бу хәлдән булачак әни зур дулкынлану кичерә. Шул сәбәпле, баласын вакытыннан алда табып, бер ай дәваханәдә ятарга мәҗбүр була. Гөлназ урынында икенче бер кеше булса... Гадәттә, кешеләрне яклашкан кеше үзен яклый белми шул...
Яшь гаилә бала белән авылга кайтып китә. Аннан иренә Октябрьский шәһәрендә бүлмә бирәләр. Гөлназның белемен һәм сәләтен белеп калып, шәһәр ТВсына эшкә чакырып алалар. Баланы апасы белән җизнәсе, ире, Гөлназ – кем кайчан бушый, чиратлап карап үстерәләр.
“Октябрьскийда ТВ да эшләвем дә, аныңчы “Шәрык” радиосында эшләвем дә зур тәҗрибә бирде. Бүген теләсә кем белән әңгәмә кора алам. Анда туры эфирда балалар өчен әкиятләр әзерләп, кул астындагы чаралардан төрле тавышлар чыгарып, постановка ясый идем. Бөтен эшне дә күңелемне биреп эшләп өйрәнгәнмен”.
Ике бала әнисе булгач та, Гөлназ сабый күңелле булып калган. Ирек Сафия сеңлесеннән унбиш яшькә өлкән. Шулкадәр дус, тату алар.
Актриса Гөлназ нинди әни ул? Бу сорауга җавап сезгә дә кызыктыр. “Иртәнге ашка җыелып утырып булмау сәбәпле, без бөтенебез бергә җыелып кичке ашны ашыйбыз. Гаилә җыелыр вакытка тәмле ризык әзерлим. Сагынышып очрашабыз, ишек төбеннән кочаклап алалар. Кызым бигрәк әниемә охшаган. Гомер буе авылда җаваплы вазифаларда эшләгән әтием сиксән яшенә җитеп, оныгын сөеп, шатланып яшәп өлгерде. Ул бригадир эшеннән башлап, авылны күтәрүгә күп өлеш керткән кеше . Әни мәктәптән кайтып керми. Бетмәс дөнья эше. Шуңа карамастан, әти һәр көнне ап-ак күлмәктә эшкә йөри. Олы яшьтәге Әби белән Бабай безне карадылар”.
Гөлназны безгә бүләк иткән Бакалы районының Куштирәк авылы Татарстан белән чиктәш утыра. Әби-бабалары шуннан килеп Куштирәккә нигез салганнар. “Авылыбызга 100 ел була. Әби белән бабай монда күченеп, урманны арчып, нигез салганнар. Юл яручанлыгым шуннан килә. Холкың белән бабаңа охшагансың, диләр. Шуңа күрә туган нигез миңа якын.
Минем беркайчан да чит илдә булганым юк. Бөтен сәфәрем туган авылга! Кеше үз нигезен югалтырга тиеш түгел!”
Менә шундый ул безнең Гөлназ!