Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2019, 14:39

Авылны яшәтергә яшьләр кирәк

Туган җиренә тугрылык саклаган, газиз авылын – зурмы ул, кечкенәме – ташлап китмәгән ир-егетләргә сокланам мин. Алар ахыргача авылның нигезен саклый: икмәк үстерә, балалар укыта, йортлар төзи, юллар сала...

Туган җиренә тугрылык саклаган, газиз авылын – зурмы ул, кечкенәме – ташлап китмәгән ир-егетләргә сокланам мин. Алар ахыргача авылның нигезен саклый: икмәк үстерә, балалар укыта, йортлар төзи, юллар сала...


Шул ук вакытта авылның онытканда бер кайтып, җиргә сеңеп барган туган йортына күз сирпеп: “Даааа, авыл бетә!” дип текә генә карап киткән, авыл язмышын хәстәрләү өчен бармакка бармак та сукмаган уллары да бар. Аннары авылында яшәп тә, бу дөньяга тууын да, нигә яшәвен дә аңламый, ул хакта уйланмый да гомер уздырган “ник тудым”нары да бар. Бер авылда төрле балалар үсә...

Ә менә бөтен гомерен, тырышлыгын авылына багышлаган җир улларының тугрылык сере нидә? Чакмагыш районына чираттагы командировкага кайткач, мин шундый кешеләр белән таныштым һәм аралашканда бу серләргә төшенергә тырыштым.

Ранис Рәис улы Хәмәтдинов Чакмагыш районының “Юлдаш” авыл хуҗалыгы кооперативы белән җитәкчелек итә. Шунда туган. Шунда үскән. Туган авылы мәктәбен, аннары авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Үзе турында сөйләргә ярата торган кеше түгел. Әмма мин аның Әфганда интернациональ бурыч үтәп кайтуын да белдем. Бар яктан да чыныккан, тормышка сөюен, киләчәккә өметләрен саклап кала белгән көчле рухлы җитәкче. Авылны шундый кешеләр яшәтә дә инде. Ә Көсәкәй – искиткеч матур авыл. Ул сакланып калырга, яшәргә, үсәргә дә тиеш әле. Ни аяныч, 1996 елда гына төзеп куелган яхшы мәктәп ябылган булса да...

Ә авылның яшисе килә. Эшлиләр бит. Иген үстерәләр. Малчылык тармагын үрчетәләр. Икмәкләре дә, итләре дә, сөтләре дә бар.

“Юлдаш” кооперативының 2000 гектар чәчүлек җире бар. Терлекчелекне җиде йөздән күбрәк сыер малы, йөзләп баш ат тәшкил итә.

Бөтен эшләрне утыздан артык хезмәт остасы бердәм алып бара. Яшьләре уртача 48-50 тирәсе икән.

“Яшьләр бар, алар эшләмиләр. Унбишләп ир-егетебез Себер тарафларына вахта ысулы белән йөри”, – ди Ранис Рәис улы. –Авылда эш яшендә булган унҗиде хатын-кыз әлеге вакытта эшсез. Кемдер мал тота, кемнең ире Себердә, кемдер умарта тота”.

Апрель салкыннары “Юлдаш” басуларын да урап узмаган.

– Уҗымнар көздән нык әйбәт чыкты. Яз көне артык мәшәкать булмас, дип кергән идек кышка,– ди Ранис Рәис улы. Тик табигать холкы кеше фаразлаганга туры килми шул...

Бүгенге көндә тәүлегенә бер сыердан 14,7 кг савып алып, өч тоннадан артык сөт саталар. Аны Благовар районындагы “Своя-наша” компаниясе килеп ала.

“Элек күпме сөт савып алу мөһим иде, хәзер күпме сатуың. Чөнки кешеләргә эш хакы түләргә кирәк”, – ди җитәкче. Эш хакын вакытында түләп баралар. Тырышкан кешеләр өен дә сала, машинасын да ала, баласын да укыта.

2011 елда Көсәкәй авылынның 300 еллыгын уздырганнар. Бүген анда 360лап кеше яши. “Өйләргә газ, су кергән. Булдыклылар шәһәрчә шартлар тудырып, беркемнән калышмый, саф һава сулап, чиста су эчеп яши. Бакча йортлары итеп кенә тотучылар юк. Әмма бүген кереп яшәрлек унҗиде йорт буш тора, аның да унысына газ кергән. Халык гәзит-журнал алдырып укый. Клуб зур, йөз егерме кеше сыйдырышлы. Бәйрәмнәрне бергәләп уздырып торабыз. Мәдәният хезмәткәре Альфира Сәфиуллина чараларны тиз генә оештырып ала. Халык дәртле, бары да актив кушыла.

– 23 февраль һәм 8 мартны бөтен авыл халкы чыгып, кышкы уеннар оештырып бик күңелле итеп үткәрдек”,– ди Ранис Рәис улы.

Авылны аек һәм заманга лаек кешеләр белән гөрләп торган итеп күрәсе килә бит булдыклы җитәкчеләрнең. Көсәкәйдә дә җыеннар узган, хәмергә каршы көрәш алып баралар.

18 май көнне авылда Бөек Ватан сугышы хатирәләрен мәңгеләштергән обелиск ачылган. Авыл уртасында, чыршылар һәм чәчәк түтәлләре белән уратып алынган мәрмәр ташларда сугыш кырында башын салган йөз дә унбиш ир-егет һәм Җиңү белән кайткан илле алты солдат исеме теркәлгән. Бу затлы обелискны тергезү эшендә Ранис Рәис улы үзе һәм меценатлар башлап йөргән. Зур ярдәм керткән шушы авыл егете Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллинның ике якын кешесе бу исемлектә теркәлгән.

Менә шушы матур табигать кочагында иркенләп утырган авыл сулышын саклар өчен ниләр кирәк бүген?

“Яшь белгечләр кирәк!– ди Ранис Рәис улы. –Килүчеләр булса, торак бар, колхозның бик яхшы буш өе тора. Агроном кирәк, хәер, белгечләр, җирне яраткан кешеләр кирәк. Минем дә яшь бара бит. Хаклы ялга китәрбез. Бүген җиң сызганып эшләгән кешеләргә алмашка килер яшьләр булыр дип уйлыйм. Әти-әнисе тәрбиясе алганнар, җирне яратучылар булыр,”– ди рәис.

Бу сәфәрдә авылның бөтен уңганнарын да күреп, сөйләшеп өлгермәдек, ул мөмкин дә түгел иде. Мин бу очракны киләчәккә, алар актив булып “Өмет”кә язылгач, рәхмәт йөзеннән концерт белән зур очрашуга кайткач, эшләрбез дигән теләкләрдә саубуллашып юлга кузгалдым.
Читайте нас: