Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 Май 2019, 14:29

Бердәм транспорт картасы

БР Транспорт буенча дәүләт комитетында 1 июльдән Бердәм транспорт картасы гамәлгә кертеләчәк дип хәбәр итәләр.

БР Транспорт буенча дәүләт комитетында 1 июльдән Бердәм транспорт картасы гамәлгә кертеләчәк дип хәбәр итәләр.
Ул барлык шәһәр һәм шәһәр яны пассажирлар ташу маршрутларының Уфа, Стәрлетамак һәм Салаватта эшләячәк. 6,2 мең башкала автобуслары махсус терминаллар белән җиһазландырылачак. Әлеге вакытта аларның 1,9 меңендә махсус корылмалар урнаштырылган да инде.
“Әле Уфа, Стәрлетамак һәм Салаватта 4 дәүләт һәм муниципаль ташучылар терминаллар белән җиһазландырылган. Арытаба шәхси ташучыларны көтәбез. Башта бердәм транспорт картасы, шәхси ташучылар да кушылып, Уфа һәм Стәрлетамакта эшли башлаячак, арытаба бүтән торак пунктлар да бу системага кушылачак”, - ди комитет рәисе Тимур Әхмәтҗанов.
Карталарны “Уфапечать” киоскларында, челтәрле кибетләрдә, “Сбербанк”, УралСиб” банклары, теләсә нинди почта бүлекчәләрендә, Бердәм транспорт карталарын хезмәтләндерү пунктларында сатып алырга була.
Читайте нас: