Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2019, 16:34

Сабантуйлар хәмерсез узармы?

"Без күпчелек халыкның бәйрәмне тыныч, күңелле үткәрү теләгеннән чыгып эш итәбез", - диде Радий Хәбиров.

"Без күпчелек халыкның бәйрәмне тыныч, күңелле үткәрү теләгеннән чыгып эш итәбез", - диде Радий Хәбиров.
Быел республикада сабантуй бәйрәмнәрендә аракы да, сыра да, хәтта шәраб та сатылмаячак. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
Республика җитәкчесе, традицияне бозып, халык бәйрәмендә кунакларны хәмерсез генә сыйларга тәкъдим итте. 30 майда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары сабантуй көннәрендә республика авылларында һәм шәһәрләрендә алкоголь сатуны чикләүгә юнәлтелгән закон проектын караячак.
"Бу гади генә карар түгел. Аның яклылар да, аңа каршы булучылар да бар. Шулай да без күпчелек халыкның бәйрәмне тыныч, күңелле үткәрү теләгеннән чыгып эш итәбез", - диде Радий Хәбиров.
Сабантуйларда һәр предприятие, хуҗалыклар чәчү тәмамлану уңаеннан тирмәләр корачак һәм кунакларны сыйлыячак.
"Чикләүләр барысына да: гражданнарга да, түрәләргә дә, җитәкчеләргә дә кагыла. Сәламәтек саклауга һәм иминлеккә юнәлтелгән яхшы башлангычның асылын бозмыйк", - диде Радий Фәрит улы.
Читайте нас: