Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2019, 11:36

Гражданлык җәмгыяте үсеше буенча совет төзеләчәк

Башкортстанда төбәк башлыгы каршында гражданлык җәмгыяте үсеше буенча совет төзеләчәк.

Башкортстанда төбәк башлыгы каршында гражданлык җәмгыяте үсеше буенча совет төзеләчәк. Бу хактагы карар Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында үткән V Гражданлык форумында кабул ителде. Әлеге идеяне республика җитәкчесе Радий Хәбиров хуплады.
"Республикада эшли башлаган вакытта бездә социаль эшчәнлекнең үсешкән булуын күрү минем өчен яхшы ачыш булды. Бездә күп көчле оешмалар, кешеләр бар. Күп тәҗрибәләр бар һәм аларны инде бүген Русия Федерациясе дәрәҗәсендә үрнәк буларак кабул итәләр", – диде Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез, V Гражданлык форумы республиканың 100 еллыгына һәм Башкортстанда Иҗтимагый палата төзелүгә 10 ел тулу уңаеннан оештырылды. Аның эшчәнлегендә Башкортстаннан һәм башка төбәкләрдән барлыгы 1300 кеше катнашты. Чарада коммерция булмаган секторга дәүләт ярдәме чаралары, урында һәм төбәк дәрәҗәсендә җәмәгать контроле механизмнары мәсьәләләре күтәрелде.
Радий Хәбиров "грантларны бүлүнең төгәл һәм гадел схемасы" турында, социаль эшкуарлыкны үстерү һәм ирекмәннәргә вузларга укырга кергәндә бонуслар турында уйларга кушты. "Алар күп яхшы эшләр эшли, – диде ул. – Шуңа волонтер югары уку йортына укырга керсә, аны тәмамлаганда белгеч кенә түгел, ә тәрбияле, яхшы кеше чыгачагын аңлыйбыз".
Радий Фәрит улы форум кысаларында җәмәгать эшмәкәрләренә һәм коммерция булмаган оешмалар вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Читайте нас: