Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 14:11

Ярдан этәргә түгел, ярдәм итәргә кирәк

Кайвакыт әзерләргә вакыт җиткерә алмаудан, ә кайвакыт табак-савыт юудан ял итеп торыр өчен, кафега кереп капкалап чыгу – шәһәр җирендә, бигрәк тә башкалада, гадәти күренеш. Кыйммәтле рестораннарда димим, аларның ишеген ачып керергә базнат итүчеләр бармак белән генә санарлыктыр. Кафеларга исә керергә була. Керәсең, җайлап кына утырасың, тәмләп кенә ашыйсың... Тыныч, рәхәт, күңелле. Кухняга илтүче ишек артында нинди хәлләр барлыгын күз алдыңа да китермисең. Ә анда...

Кайвакыт әзерләргә вакыт җиткерә алмаудан, ә кайвакыт табак-савыт юудан ял итеп торыр өчен, кафега кереп капкалап чыгу – шәһәр җирендә, бигрәк тә башкалада, гадәти күренеш. Кыйммәтле рестораннарда димим, аларның ишеген ачып керергә базнат итүчеләр бармак белән генә санарлыктыр. Кафеларга исә керергә була. Керәсең, җайлап кына утырасың, тәмләп кенә ашыйсың... Тыныч, рәхәт, күңелле. Кухняга илтүче ишек артында нинди хәлләр барлыгын күз алдыңа да китермисең. Ә анда...

Күптән түгел Уфаның Дуслык монументы янында урнашкан “Ферма” кибет-кафесына Роспот-ребнадзор хезмәткәрләре килеп керә. Планлаштырылмаган тикше-рүдән соң, 1 млн. сумлык штраф салалар һәм кафеның вакытлыча, ягъни суд карары чыкканчыга кадәр ябылуы хакында кәгазь тоттыралар.


Русия президенты Владимир Путин үзенең юлламаларында урта һәм кече бизнес предприятиеләрен контрольдә тотучы органнар тарафыннан тикшерүләр күләме азайтылырга тиеш дигән иде. 2018 ел ахырында дәүләт башлыгы 2019-2020 елларда кече бизнесны тикшерүләрне чикләүче законга кул куйды. Документка ярашлы, ике ел эчендә кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык субъектларына караган юридик берәмлекләрне һәм шәхси эшкуарларны планлы тикшерү тыела.


Бу хакта 18 майда “Инвест-сәгать” форматында үткән киңәшмә барышында республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбировка мәгълүм булды. Хәер, барысын да рәттән языйк.

Агросәнәгать комплексы өлкә-сендә чираттагы проектны тикшергәндә “Зуевское” җаваплы-лыгы чикләнгән җәмгыять дирек-торы, билгеле бизнесмен Альберт Мөхәммәтьяров чыгыш ясый. Ул Караидел районында герефорд токымлы мөгезле эре мал үрчетергә планлаштыра. Узган ел бу хуҗалык Уфада республика җитештерүчеләренең продук-циясен сату өчен кибет-кафе да ачкан. Күзәтчелек итү ведом-ствосы хезмәткәрләре әйтми-нитми килеп кереп, ябып куйган кафе әнә шул инде.

“Ачылганнан бирле эшебездән канәгатьсезлек белдерүләр бул-мады, ә табылган җитешсезлекләр зур түгел һәм аларны тиз арада бетереп була”, – дип бәян итә оешма җитәкчесе.

Санитар оешманың көтелмә-гәндә үткәрелгән планнан тыш тикшерүе Радий Хәбировны сагайта һәм ул әлеге хәлне ачыклар һәм бу өлкәдә тәртип урнаштыру буенча чаралар күрер өчен хуҗалык вәкилләрен, махсус профильле министрлыклар, хокук һәм күзәтү органнары катнаш-лыгында киңәшмә үткәрергә кушты. 21 майда Республика йортында әлеге киңәшмә үтте.

“Безнең уйлавыбызча, табылган җитешсезлекләр андый ук җитди карар чыгарырлык түгел иде. Мәсәлән, стенада табак-савыт юуу машинасы белән куллану инструк-циясе эленеп тормый, яки балык һәм ит турау пычаклары тамгалан-маган (гарчә ХАССП таләпләре буенча алар хәзер төрле төстә булса да). Җитешсезлекләрнең күпмедер өлешен бер сәгать эчендә төзәтеп булыр иде”, – дип чыгыш ясый анда эшкуар.

Роспотребнадзор идарәлеге җитәкчесе Евгений Степанов бу хәлгә үз карашын белдерә. Аның сүзләренчә, планнан тыш тикшерү федераль хезмәтнең приказына ярашлы үткәрелгән.

“Әлеге сәүдә ноктасын сайла-выбыз, аның шәһәр уртасында, Дуслык монументы янында урнашуына бәйле. Анда туристлар күп йөри. Әйе, бер ел буе бу кафега шелтәләр булмады. Әмма тикшерү кафеның цех өлеше булмавын ачыклады. Яшелчә, ит, балык, он өчен аерым цехлар юк бит. Ә кафега керүчеләргә 36 төр әзер азык тәкъдим ителә. Саклау склады юк. Бу җитешсезлекләрнең һәммәсе дә кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян салу куркынычы тудыра”, – дип аңлата республиканың баш санитар табибы.

Күзәтү ведомствосы хезмәт-кәрләре әлеге хәлнең үзгә бер аерым булуын исәпкә алып кафены биш тәүлеккә яптык, протоколларны Уфаның Октябрь районы судына җибәрдек, диләр. Әмма протоколларда һәм актларда кафеның 5 көнгә ябылуы хакында сүзләр булмаган.

Радий Фәрит улы әлеге ведомство җитәкчесеннән хәлнең үзгәлеге нидән гыйбарәт булуына да, кеше гомеренә конкрет нинди куркыныч янавына да анык җавап ишетә алмый. Кафеның туристлар күп йөри торган урында урнашуын исәпкә алып, тикшердек дип аңлатулары да ошамый республика җитәкчесенә.

“Сезне Югары Яркәй, Баймак яки Уфа халкы сәламәтлегенә караганда, туристлар сәламәтлеге ныграк борчый булып чыга. Мине сезнең позициягез һәм сүзләрегез бик аптыратты. Башка позиция белән килерсез дип уйлаган идем. Мин бу хәл турында җитәкчегезгә җиткерәчәкмен һәм сезнең белән эшләмәячәкмен”, – ди ул.

Сөйләшүдән соң әлеге эш буенча материаллар Роспотребнадзор хезмәткәрләренең бу тикшерү вакытындагы гамәлләрен җентек-ләп тикшерү өчен прокуратурага тапшырылды.

Хәтерлисездер, Русия прези-денты Владимир Путин үзенең юлламаларында урта һәм кече бизнес предприятиеләрен кон-трольдә тотучы органнар тарафын-нан тикшерүләр күләме азайтылырга тиеш дигән иде. 2018 ел ахырында дәүләт башлыгы 2019-2020 елларда кече бизнесны тикшерүләрне чикләүче законга кул куйды. Документка ярашлы, ике ел эчендә кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык субъектларына караган юридик берәмлекләрне һәм шәхси эшкуарларны планлы тикшерү тыела.

Февраль ахырында Русиянең Эчке эшләр министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә ведом-ство җитәкчесе Владимир Коло-кольцев та “һичшиксез, закон бозуларны кисәтергә, әмма эшне закон кысаларында оештырырга кирәк. Беркемдә дә безнең эшләрнең гадел булуында шик тумаска тиеш”, – дип чыгыш ясады.

Ә чынбарлыкта ничек килеп чыга? Ил башлыгының “бизнеска артык басым ясамаска кирәк” дигән сүзләре дә, кабул ителгән законнар да “эшләми” булып чыгамы?

Киңәшмәдән соң “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре әлеге “Ферма” кафе-кибетен барып күргән. Кафе ябык, ә кибет гадәти режимда эшләгән. Бүгенге көндә кибеткә ит, сөт, балык һәм башка продукцияне республи-каның 60 фермеры һәм фермер хуҗалыгы китерә.

“Алар өчен бу башкала базарына үтеп керү мөмкинлеге. Безнең киштәләрдә товар һәр-вакыт яңа, сыйфатлы. Моны белгән даими сатып алучыларыбыз бар,–дип сөйли кафе-кибет идарәчесе Ксения Тенькова.

Кафеда эшләгән 22 кеше билгесезлектә торып калган.

–Һәркайсын күпмедер вакыт өйрәтеп әзерләдек. Хәзер алар башка эш эзләп китсә, хезмәт-кәрләрне яңадан җыярга туры киләчәк, –дип борчыла биз-несмен. Һәм ул үз мисалы килә-чәктә Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкны көтелмәгән һәм аңлашылмаган тикшерүләрдән коткарырга ярдәм итәр дип өметләнә.

Прокуратура хәлгә ачыклык кертер, дип шушы урында нокта куярга да булыр иде. Әмма икенче көнне Роспотребнадзорның Баш-кортстан Республикасы буенча идарәсенең «Ферма» кафе-кибетенә тикшерү үткәргән хезмәткәре Ольга Сидорчева үз-үзенә кул салган, дигән хәбәр таралды. Күзәтү ведомствосы хезмәткәренең үлеме барысы өчен дә көтелмәгән хәл булды.

–Бу авыр фаҗига, моны башкача атау мөмкин түгел. Кеше юк һәм аны кире кайтарып булмый. Якыннарының кайгысын уртаклашам. Тикшерүче орган-нардан бу хәлне бар яклап та тикшерүләрен сорыйм. Әлеге структурада ниләр кыланалар, мин аңламыйм. Әмма янә шуны әйтәсем килә: сезнең белән без хәл итәргә тырышкан бизнес иреге, гражданнарга бер киртәсез эшкуарлык белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирү мәсьәләсе – ул дәүләт бурычы. Һәм без бу мәсьәлә белән актив шөгыльлә-нәчәкбез. Ә моны аңламаучылар безгә юлдаш түгел,–диде бу хәлне ишеткәч, Радий Хәбиров.

«Электрогазета» басмасы мәгълү-матларына караганда, мәрхүмә үзенең җитәкчесе «Роспотреб-надзор»ның Башкортстан идәрә-леге начальнигы Евгений Степанов белән югары тонда сөйләшкәннән соң шундый адымга барган. Сөйләшү барышында ул Сидорчевага эштән китүе хакында гариза язарга кушкан.

Әмма хезмәттәшләре дә, якыннары да аның үз-үзенә кул салуына ышанмый. “Корычтан коелган ханым” диләр аның хакында.

Ире дә фаҗига буласы көнне тормыш иптәшенең үз-үзен тотышында сәер берни дә күрмәгән. “Үзен эштән куарга теләүләре хакында хәбәр җиткерсә дә, кәефе кырылмаган иде”, – дип сөйләгән ул.

«Собкор02» порталы эксперт-лары исәпләвенчә, 52 яшьлек Ольга Сидорчева 9 ел элек җинаять эше фигуранты булган һәм тагын җинаять җаваплы-лыгына тарттыруларыннан ку-рыккан.

Профессор-криминолог Альберт Курманов сүзләренчә, күп еллар күзәтү хезмәтендә эшләгән белгеч каты һәм көчле холыклы булырга тиеш. Шуңа күрә суицидка илтүче сәбәпләр дә бик җитди булырга тиеш. Мәсәлән, тикшерү вакы-тында “башы төрмәдә черерлек” фактлар ачылырлык булса...

Гадәттә “кафе” дигәндә күңелдә уңай һәм якты хисләр генә туа. Әмма, кызганычка каршы, үткән атна кешеләрнең хәтеренә менә шундый күңелсез вакыйга белән кереп калачак.
Читайте нас: