Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 03:24

Җәвит Шакиров: Улым 54 килога ябыкты

Җәвит Шакиров улы турында Инстаграмда язган."Искәндәр 54 килограммга ябыкты, хәзер ничек ашатырга белмибез!"Укучылар Искәндәрнең ихтыяр көченә сокланган, ничек итеп ябыкканын белешкән.

Җәвит Шакиров улы турында Инстаграмда язган. "Искәндәр 54 килограммга ябыкты, хәзер ничек ашатырга белмибез!"
Укучылар Искәндәрнең ихтыяр көченә сокланган, ничек итеп ябыкканын белешкән.
Искәндәр Шакиров үз битендә 147 кгдан 97 кгга калу турында язган. Киләчәктә тагын 15 кг ташларга җыенуын язган. Ул ябыгырга теләүчеләргә киңәшләрен бирә һәм ябыгуның файдасын язган. Искәндәр язуынча, ябыгу өчен көчле ихтыяр кирәк һәм ябыгу шулай ук ихтыярны тәрбияли дә. Икенчедән ул сәламәтлек, сулыш алу, баш авырту, ару кебек проблемалары бетүен, үз фигурасыннан оялмый башлавын яза.
Искәндәр ябугы өчен беренче чиратта дөрес максат ясау кирәклеген язган. "Джинсыга сыярлык булам", "Фотосессия ясыйм" һәм башкалар. Икенчедән, күңел ачып йөрүләрдән баш тартып, паркларда җәяү йөрүгә күчү кирәклеген әйткән. Өченчедән, "май ашаудан түгел, сезнең дөрес уйламавыгыздан һәм гадәтләрегездән җыела. Тренер белән дөрес рацион төзегез".