Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 14:00

Түләүләр күп, кесә бер генә...

Яки ни өчен бүген хезмәт хаклары артканда керемнәр түбәнәя?

Гади акыл белән фикер йөрткәндә, хезмәт хакы арта икән, димәк, кешенең кереме дә артадыр кебек. Әмма бүгенге заманда гражданнарның эш хаклары үскәндә керемнәрнең түбәнәюе күзәтелә. Бу хәл Башкортстанга да хас.


Үткән атнада Дәүләт җыелышы – Корылтайның бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре буенча комитеты утырышында әлеге мәсьәлә күтәрелде. Комитет җитәкчесе Рида Сөбханкулова, соңгы өч елда хезмәт хаклары үскәндә кешеләрнең реаль керемнәре кими бара, дип белдерде. Һәм шунда ук, мондый күренеш тоташ Русия буенча күзәтелә, дип өстәп куйды.

Ни өчен шулай? Ни өчен хезмәт хаклары белән керемнәр бер юнәлештә атламый? Белгечләр аңлатуынча, керемнәр берничә чыганактан җыела: хезмәт хакы (моңа “соры”сы да керә) – 65 процент тирәсе; социаль түләүләр (мәсәлән, пенсия һ.б.) – 19,7 процент; эшкуарлыктан кергән акчалар (әйтик, шәхси хуҗалыктан, берәр продукция сатудан) – 7,6 процент; милектән килгән керем (торакны арендага бирсәгез һ.б.) – 5,6%; башка керемнәр – 2,0%. Күрүебезчә, хезмәт хакы керемнәрнең 65 процент чамасын тәшкил итә. Эш хакының үсүе турында сөйләгәндә “ак” хезмәт хакы күз уңында тотыла. Билгеле ки, бүген бик күпләр “соры” хезмәт хакы алып эшли. Ә аның артамы-юкмы икәнлеген алган кеше үзе генә беләдер.

Аннары, реаль керем – ул кулга кергән бар акча түгел, ә мәҗбүри түләүләрне (коммуналь хезмәтләр, салым һәм башкасы) түләгәннән соң кулда калган акча. Ә кешеләр өлешенә төшкән мәҗбүри чыгымнар күләме көннән-көн үсә дисәк, һич арттыру булмас. Мәсәлән, 2018 елның беренче 9 аенда мәҗбүри түләүләр һәм төрле взнослар гомум нәтиҗәдә 15 процентка арткан дигән мәгълүмат бар. Аннан соң да арткан булуы ихтимал. Страховка фондларына, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, җәмәгать взнослары, салымнар аз-азлап кына арткандай тоелса да, гомум суммада аларның артуы шактый сизелә. Ни дисәң дә, түләүләр күп, ә кесә берәү бит. Коммуналь хезмәтләр турында әйтеп торасы да түгел. Квитанциядәге саннарга күнегергә дә өлгерми калабыз, инде үзгәреп килгән булалар.


Бүгенге көнгә халыкның банкларга 405 миллиард сум күләмендә бурычы бар. Микрофинанс секторы алдындагы бурыч суммасы – 3 миллиард сум.
Бүген күпләрнең керемен “ашаучы” тагын бер күренеш – ул кредит-ипотека. Керемнәрнең күзгә күренеп түбәнәюе нәкъ менә шуңа бәйле дип исәпли аналитиклар. Русия Үзәк банкының Урал төп идарәсенә караган Милли банкның Башкортстан буенча бүлеге җитәкчесе Марат Кашапов та халык иңендә зур бурыч йөкләмәсе ята дип белдерде. Бу күренешне ул җитди социаль-икътисади проблема дип бәяләде. “2018 елда банклар 324,8 миллиард сум кредит биргән, – ди финанслар белгече. – Бүгенге көнгә халыкның банкларга 405 миллиард сум күләмендә бурычы бар. Микрофинанс секторы алдындагы бурыч суммасы – 3 миллиард сум”.

Ни кызганыч, кредит алучылар саны азаймый. Барлык түгел, юклык этәрә кешене банк ишеген шакырга. Кемнәрдер бу адымга төптән уйлап, мөмкинлеген исәпләп барса, икенчеләр, финанс белеме сай булу сәбәпле, алдын-артын чамаламый кредит сазлыгына бата ди белгечләр. Гомумән алганда бүген бурыч йөкләмәсе уртача керемнең 29 процентына тиң.

***

Агымдагы елда да ил халкының реаль кереме түбәнәячәк дип фаразлый Русиянең Исәп палатасы. Росстат мәгълүматлары буенча, узган ел Русиядә яшәүчеләрнең кулларында булган кереме 2017 ел белән чагыштырганда 0,2 процентка түбәнәйгән. “Ә 2019 елның беренче кварталында халыкның реаль кереме 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,3 процентка төшкән, – диләр контрольлек итүче ведомствода. – Ел эчендә минималь үсеш булсын өчен (бу 100,1 процент дигән сүз) халыкның кулында булган реаль кереме 2-4нче кварталларның һәрберсендә ким дигәндә 1 процент тизлек белән үсәргә тиеш”. Әмма бу санга ирешү мөмкинлегенә шикләнеп карыйлар Исәп палатасы вәкилләре. “Икътисадның бүгенге яшәешен һәм 2019 елда акчалата социаль ярдәм буенча яңа чаралар кертелү көтелмәвен исәпкә алганда, күрсәткечләрнең уңай якка борылуы икеле”, – диләр алар.

Илнең Икътисади үсеш министрлыгы исә, киресенчә, быел халыкның реаль кереме 1 процентка артачак дип ышандырырга тырыша. Керем киләчәктә дә артачак һәм 2019-2024 елларда бу күрсәткеч 2 процентка җитәчәк дип исбатлыйлар министрлык хезмәткәрләре.

Түрәләр оптимистик фаразлар бирергә тырышкан бер вакытта халыкның күпчелеге керемнәр азая, хәтта фәкыйрьлек чигенә чыгып китүчеләр бар дип белдерә. Бу хакта сораштырулар нәтиҗәсе күрсәтә. Мәсәлән, җавап бирүчеләрнең 53 процентының көтелмәгән чыгымнарга бөтенләй акчасы юк. Әйтик, көнкүреш техникасы – суыткыч, кер юу машинасы ватылса, яңасын алырга мөмкинлекләре юк. Гаиләләрнең 10 проценты ике көнгә бер булса да ит, кош ите, балык ашарга акча җиткерә алмый.

***

Очны очка ялгап яшәүчеләрнең күбесе – балалы гаиләләр. Башкортстанның Стратегик тикшеренүләр институты галимнәре үткәргән тикшеренү 2016 елда балалары булган гаиләләрнең җан башына туры килгән керемнәре баласызныкылардан чирек өлешкә түбән булуын ачыклаган. Ә күп балалы гаиләләрнеке 2 тапкырга диярлек аз.

Соңгы елларда акчалата керемнәр азая һәм балалы гаиләләрнең хәле күпкә начарланган ди галимнәр. Мәсәлән, тикшеренүдә катнашучыларның 13 проценты очны очка чак ялгап яши. 18 проценты торак арендасы яки ипотека түли. Һәм аларның һәр өченчесе түләүләрен вакытында башкара алмаган.

Финанс мөмкинлекләр чикле булу аеруча авыл җирендә үзен нык сиздерә. Ә халкының байтагы авыл җирендә яшәгән Башкортстан өчен бу проблема аеруча кискенгә әйләнә бара. “Бүгенге социаль-икътисади сәясәт сакланса, әлеге проблема тирәнәячәк кенә”, – диләр галимнәр.


***

Хезмәт хаклары арта дигән сүзләрне ишетү куанычлы, әлбәттә. Ләкин чынбарлыкта бу кулга артык акча керә дигәнне аңлатмый шул. Хезмәт хакы артканчы, мәҗбүри түләүләр артырга өлгерә.


Язгөл САФИНА.
Читайте нас: