Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 15:38

Үпкә яман шеше арта

Галимнәр тәмәке тартмаучылар арасында үпкә яман шеше белән авыручылар саны артуын раслый. “Бу чирдән вафат булучыларның һәр алтынчысы – “бервакытта да тәмәке тартмаучылар”, – ди алар.

Галимнәр тәмәке тартмаучылар арасында үпкә яман шеше белән авыручылар саны артуын раслый. “Бу чирдән вафат булучыларның һәр алтынчысы – “бервакытта да тәмәке тартмаучылар”, – ди алар.
Кызганычка каршы, тартмаучыларда үпкә яман шеше чире бүгенгә кадәр тиешенчә өйрәнелмәгән һәм бу диагностикалау проблемасының зур булуын күрсәтә, аеруча гомум практикалы табиблар өчен.
Үпкә яман шешенең дөньядагы яман шеш авырулары арасында җиденче урынны алып торуы билгеле. Озак вакытлар дәвамында ул тик тәмәке тарту белән генә бәйле чир дип саналып килде. Бүген исә галимнәр моның киресен раслый.
Читайте нас: