Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 19:07

Кабатланмас Резида

Зарипова Резида Фидай кызы – Башкортстанның атказанган артисткасы. 1974 елның 27 апрелендә Караидел районы Сөендек авылында туган. 1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, “Нур” театрында эшли башлый.

Зарипова Резида Фидай кызы – Башкортстанның атказанган артисткасы. 1974 елның 27 апрелендә Караидел районы Сөендек авылында туган. 1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, “Нур” театрында эшли башлый.

Өч дистә елга якын Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә тудырган “Назлы кияү”дә – Нәгыймә, “Ак калфак”та – Гафия, “Су юлы”нда – Зөләйха,“Упкын өстендә уен”да – Гайшә һәм башка төрле пландагы рольләрне күңелен биреп башкарды. Шулай да тамашачы күңелендә ул һәрвакыт “Игезәкләр”дәге Раушания, “Җизнәкәй”дәге Нәфисә булып калачак. Труппаның нигезе үз амплуасын тапкан, гел хәрәкәттә булган артистлардан торырга тиеш. Резида Зарипова нәкъ менә шундый. Ул башкарган ролен сәхнәләштерүгә бик җентекле килә. Аның эчкерсез, чагу юмор хисе белән сугарылган чыгышлары тамашачыны аеруча җәлеп итә. Талантлы кеше бар яктан да талантлы була бит ул. Резида Зариповага табигать актерлык осталыгы гына түгел, моңлы тавыш һәм шигырь язу сәләтен дә бүләк иткән. Быел Резида матур гомер бәйрәмен билгели. –Һөнәрегезне сайларга нәрсә ярдәм итте? – Һәр кыз бала артистка булырга хыялланадыр. Чөнки алар сәхнәдә шундый матур булып күренәләр, тамашачылар, алкышлар... Минем дә шулай балачакта ук артистка булу теләгем туды. Әмма төпкел авыл кызы буларак, андый биеклекләргә җитә алмам дип, башка һөнәр сайладым. 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң “механизация учета” белгечлегенә укырга документларымны тапшырдым, тик нәкъ шунда авыр кайгы кичерергә туры килде – сөекле әнием якты дөньядан китеп барды. Шул сәбәпле укырга бара алмадым. Авылда бер ел буе клуб мөдире булып эшләдем. Ләкин башкалага чыгып китү теләге көчле иде. Һәм, ниһаять, Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга кердем. 5 ел уку... Диплом... Аллага шөкер, балачак хыялыма ирештем – “Нур” театрында 26 ел инде актриса булып эшлим. – Яратып уйнаган ролегез? – Аерып яратканы юктыр. Һәрберсе минем өчен якын булды. Тамашачы башкарган образымны кабул итеп, аны дөрес итеп аңлап ала икән, шуңардан да якынрак рольләр була алмыйдыр дип уйлыйм. –Г. Каюмовның “Упкын өстендә уен” драмасында башкарган Гайшә роле турында нәрсә әйтер идегез? – Беренче карашка барысы арасында ул шаянлыгы белән аерылып тора. Эчендәге – тышында. Аның байлыкка, акчага карата үтә комсызлыгы сизелә. Әмма моның өчен мин аны гаепләмим, чөнки Гайшә – гади авыл кызы, үз вакытында матди авырлык ачысын нык татыган. Байлык күп ишекне ача дигән фикердә ул. Ролем үземә бик ошый. Ул мине икенче яктан ача. – Сез күбесенчә гади, халыкчан образлар башкарасыз. Бу нәрсә белән бәйле? – Минем эчке тойгыларым беләндер. Фигылем, эчке торышым халыкчан. Миндә юмор хисе бай. Бу дөньяда җитди караш белән генә яшәп булмый. Барысына да елмаеп, көлеп караган өчен тормышта миңа берникадәр җиңелрәк. – Х. Ибраһимовның “Җизнәкәй” спектакле “Нур” театры сәхнәсендә инде 13 ел дәвамында бара, Сез анда Нәфисә ролен башкарасыз. Сезнеңчә, бу спектакльнең озын гомерлелек сере нидә? –Ул классик әсәр. Ул мәңге. Кайда гына барсак та, ул комедияне тамашачы һәрвакыт бик яратып кабул итә. Артистлар да тәмен тоеп, мөкиббән китеп башкаралар рольләрен. Нәфисә образына килгәндә, мин аны үзенчәлекле фишкалар белән баетырга тырыштым. Хәтта кайбер тамашачылар урамда танып алып: “Сез “Җизнәкәй” спектаклендә ничек кенә иттерәсез әле анда?” – дип сорыйлар. Ә мин аларга хәйләкәр генә: “Шушы спектакльне карарга тагын бер тапкыр килегез, шуннан, бәлки, ачарсыз серемне!” – дип елмаям. –Бүгенге милли театр нинди булырга тиеш? –Әлбәттә, милли колорит булырга тиеш. Театрда рус һәм чит ил әсәрләре куелуы мотлак. Әмма милли театр икәнбез, аны классик драматургларның әсәрләреннән башка, милли киемсез, йолаларсыз күз алдына китереп булмый. Чөнки бу безнең тарихыбыз, мәдәниятебез. –Туган ягыгызга еш кайтасызмы? –Туган ягымны яратам һәм сагынам. Еш кайтып булмый, чөнки кайтыр ишекләр бикле инде... Барысы да хәтеремдә. Шунысы шатландыра – райондашларым мине онытмыйлар. Көтер кешең булганда кайт, диләр бит. Менә шуны истә тотып, 30 апрель көнне Караиделгә 45 яшьлек юбилеем уңаеннан Т. Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” бенефис спектакле белән бардык. – Әңгәмә өчен рәхмәт. Иҗатыгызда уңышлар сезгә!

Эльвина ХӘСӘНОВА.

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының реклама-мәгълүмат бүлеге белгече.

Читайте нас: